Призывник көне - безнең район өчен традицион бәйрәм. Бу көнне булачак солдатлар район Башлыгы Рәхмәтуллин А. и., Апас һәм Кайбыч районы хәрби комиссары Паймурзина И. и., Юнармия штабының җирле бүлекчәсе начальнигы Хөснетдинов И. В. исеменнән котлау сүзләре алалар. Быел ул 19 октябрьдә район мәдәният йортында узды, анда булачак призывниклар һәм аларның әти-әниләре җыелды.