Кайбыч районы прокуроры сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны кабул итте. 

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Кайбыч районы прокуроры сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны кабул итте. 

          2019 елның 21 октябрендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесе вәкиле катнашында техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү өлешендә инвалидлар турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.  
           Гражданнарны кабул итүнең булачагы турында район халкына алдан ук әлеге мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән хәбәр ителде.  
          Район прокурорына шәхси кабул итүгә районның 7 кешесе мөрәҗәгать итте. 
          Кабул итү барышында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, производствода бәхетсезлек очрагының фактын билгеләү һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларына кагылышлы башка мәсьәләләр кузгатылды. 
          Район прокуроры А. Р.Сөләйманов һәм «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесенең 14 нче филиалы директоры Э. Н. Донченко тарафыннан 6 мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде. 
           Бер мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм гариза бирүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.


Кайбыч районы прокуратурасы
Прокурор урынбасары Хафизов Фатыйх 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International