Кайбыч районы прокуроры тарафыннан балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы уздырылды.

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуроры тарафыннан балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы уздырылды

 

 

2019 елның 25 октябрендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А. Р. рәислегендә җинаятьчелеккә каршы тору буенча координация эше кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Утырышта район хакимияте, мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге белгече, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы һәм эшче төркемнең башка әгъзалары катнашты.

Утырыш барышында хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка субъектларның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук конкрет гаиләләр белән профилактик эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Уртак профилактик эш нәтиҗәсендә балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылуга юл куелмаган.

Моннан тыш, утырышта гаилә белеме өлкәсендәге законлылыкның торышы һәм имин булмаган гаиләләр яши торган торак биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында фикер алыштылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча профилактик эшне активлаштыру максатында өстәмә чаралар эшләнде. Аларны үтәү өчен җаваплы затлар да билгеләнгән.

 

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International