Эшлекле киңәшмә!

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
      Киңәшмәдә узган 2 атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, Кайбыч үзәк район хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин докладларын тыңладылар.

       "ТАССР төзелүнең 100 еллыгын рәсми визуаль бәйрәм итү стиленең элементларын куллану буенча җитәкчелек" турында доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова чыгыш ясады, «Көчле гаилә мәктәбе» проекты белән «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү узәге» коммерциячел булмаган Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Ермолаева чыгыш ясады.

        Киңәшмә барышында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәттәшләрен РФ прокуратурасы көне һәм Россия матбугаты көне белән котлады. Шулай ук ул бүген "Кайбыч" боз шугалагында Искечә Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы узачагын искәртте, барысын да анда актив катнашырга чакырды.

       Киңәшмәдә шулай ук авыл җирлекләрендә гражданнар җыенын үткәрү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International