Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Иске Тәрбит авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
История сельского поселения
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Район тормышы
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Яңалыклар
Документлар
Карарлар
ОППИ
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Карарлар
Гражданнар җыены карарлары.
Пресс-служба
Контактная информация
Докладлар һәм чыгышлар
Обращения граждан
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ
Обратная связь
Авыл җирлекләре
Иске Тәрбит авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
гыйнвар, 2025 ел
Татарстанда миллионнан артык пенсионерның иминият пенсияләре 7,3%ка индексацияләнде
Татарстанда миллионнан артык пенсионерның иминият пенсияләре 7,3%ка индексацияләнде Пенсияләрне 7,3% ка индексацияләү нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 1 617 сумга артты һәм уртача 23 777 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре дә артты. Соңгы индексациянең үзенчәлеге аның эшләүче пенсионерларга да кагылуында. Пенсияләр моңа кадәр үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән суммага арттырылды, индексация 200 меңнән артык эшләүче пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү аларга түләнә торган пенсиягә түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланылган, анда инде хезмәт эшчәнлеге чорында үткәрелгән барлык индексацияләр дә исәпкә алынган. "Әлеге вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә шактый өстәмә акча ала алсын өчен кулланылды. Бу исә индексация эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммага түгел, ә ул эштән туктаган очракта алачак пенсия суммасына ясалган дигән сүз. Эштән туктаганнан соң, аның пенсиясе ул пенсия яшенә җиткәннән соң үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып кабат исәпләнәчәк,», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Мисал. Эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17 425 мең күләмендә пенсия ала. Аның шәхси счетында пенсиянең күләме ул пенсиягә чыкканнан соң үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, 22 809 сум күләмендә билгеләнгән. Гыйнвар индексациясе әлеге югары пенсия күләменә карата 7,3% ка ясалган. Нәтиҗәдә, пенсионер ала торган 17 425 сум пенсиягә 1 665 сум өстәлгән. Ә пенсионер эштән туктагач, аның индексация нәтиҗәсендә арттырылган пенсиясенә төшереп калдырылган индексацияләр суммасы да өстәләчәк һәм пенсиясе 24 474 сум тәшкил итәчәк. Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме дә 7,3 %ка арттырылды. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр, иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8 134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр арттырылды. Сорауларыгыз булса, сез Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр). Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
25
декабрь, 2024 ел
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кабат кайтара
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кабат кайтара Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле. Быел Президент кул куйган үзгәрешләр нигезендә хәзер эшләүче пенсионерларның пенсияләре эшләмәүчеләрнеке белән беррәттән индексацияләнергә тиеш. Моңа кадәр индексация пенсионер эштән туктаганнан соң гына ясала иде. Хәзер Социаль фондның Татарстан бүлеге хезмәт эшчәнлегенә бәйсез рәвештә барлык пенсияләрне индексацияләячәк. Арттыру механизмының үзенчәлеге шунда ки, индексацияне түләнә торган пенсиягә түгел, ә хезмәт эшчәнлеге чорлары өчен барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән күләменә карата кулланалар. Мондый вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә сизелерлек өстәмә ала алсын өчен каралган. Индексация дәрәҗәсе эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммадан түгел, ә эшләмәүче пенсионер булган очракта ала алган суммадан саналачак. Мәсәлән, пенсионерның шәхси счётында чагылыш тапкан барлык индексацияләрне исәпкә алып, аның пенсия күләме 25 мең сум тәшкил итә. Ләкин, пенсия билгеләгәннән соң ул берничә ел эшләвен дәвам иткәнгә күрә, аңа түләү, индексацияләрне исәпкә алмыйча, 17 мең сум күләмендә башкарыла. Индексация 25 мең сумнан чыгып, ягъни барлык индексацияләрне исәпкә алып ясала. Шул рәвешле, эшләүче пенсионерның пенсиясе аена 1 825 сумга артачак (25 мең сумнан 7,3 %). Пенсионер кулына 18 825 сум (17 000 +1 825 сум) алачак. Пенсионер эштән туктагач, 2025 елда ясалган индексациягә өстәп, аның пенсиясен барлык индесацияләрне дә исәпкә алып исәпләячәкләр. Шуңа күрә гыйнвар аенда моңа кадәр эштән туктаган пенсионерларның пенсияләрен максималь арттыру көтелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, түләүләрне арттыру барлык пенсионерлар өчен гарантияләнгән, ләкин хезмәт эшчәнлеген туктатучылар хезмәт эшчәнлеген туктату белән бәйле өстәмә дә алачак.

23
декабрь, 2024 ел
Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк
Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак. 28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә: 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие; эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие; беренче балага 3 яшькә кадәр түләү; чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие; ана капиталыннан айлык түләү. Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк. Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк. Сорауларыгыз булган очракта сез , 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз (дүш.-пәнҗ. 08.00-17.00, җомга конне 08.00 - 15.45 сәгатьләрдә). Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз