Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Иске Тәрбит авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
История сельского поселения
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Район тормышы
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Яңалыклар
Документлар
Карарлар
ОППИ
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Карарлар
Гражданнар җыены карарлары.
Пресс-служба
Контактная информация
Докладлар һәм чыгышлар
Обращения граждан
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ
Обратная связь
Авыл җирлекләре
Иске Тәрбит авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
декабрь, 2024 ел
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кабат кайтара
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кабат кайтара Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле. Быел Президент кул куйган үзгәрешләр нигезендә хәзер эшләүче пенсионерларның пенсияләре эшләмәүчеләрнеке белән беррәттән индексацияләнергә тиеш. Моңа кадәр индексация пенсионер эштән туктаганнан соң гына ясала иде. Хәзер Социаль фондның Татарстан бүлеге хезмәт эшчәнлегенә бәйсез рәвештә барлык пенсияләрне индексацияләячәк. Арттыру механизмының үзенчәлеге шунда ки, индексацияне түләнә торган пенсиягә түгел, ә хезмәт эшчәнлеге чорлары өчен барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән күләменә карата кулланалар. Мондый вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә сизелерлек өстәмә ала алсын өчен каралган. Индексация дәрәҗәсе эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммадан түгел, ә эшләмәүче пенсионер булган очракта ала алган суммадан саналачак. Мәсәлән, пенсионерның шәхси счётында чагылыш тапкан барлык индексацияләрне исәпкә алып, аның пенсия күләме 25 мең сум тәшкил итә. Ләкин, пенсия билгеләгәннән соң ул берничә ел эшләвен дәвам иткәнгә күрә, аңа түләү, индексацияләрне исәпкә алмыйча, 17 мең сум күләмендә башкарыла. Индексация 25 мең сумнан чыгып, ягъни барлык индексацияләрне исәпкә алып ясала. Шул рәвешле, эшләүче пенсионерның пенсиясе аена 1 825 сумга артачак (25 мең сумнан 7,3 %). Пенсионер кулына 18 825 сум (17 000 +1 825 сум) алачак. Пенсионер эштән туктагач, 2025 елда ясалган индексациягә өстәп, аның пенсиясен барлык индесацияләрне дә исәпкә алып исәпләячәкләр. Шуңа күрә гыйнвар аенда моңа кадәр эштән туктаган пенсионерларның пенсияләрен максималь арттыру көтелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, түләүләрне арттыру барлык пенсионерлар өчен гарантияләнгән, ләкин хезмәт эшчәнлеген туктатучылар хезмәт эшчәнлеген туктату белән бәйле өстәмә дә алачак.

23
декабрь, 2024 ел
Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк
Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак. 28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә: 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие; эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие; беренче балага 3 яшькә кадәр түләү; чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие; ана капиталыннан айлык түләү. Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк. Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк. Сорауларыгыз булган очракта сез , 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз (дүш.-пәнҗ. 08.00-17.00, җомга конне 08.00 - 15.45 сәгатьләрдә). Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.
17
декабрь, 2024 ел
СВО сугышы ветераннары социаль фондны тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану узачак.
СВО сугышы ветераннары социаль фондны тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану узачак. Медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрне тернәкләндерү үзәкләренең ведомство буйсынуындагы фондында демобилизацияле СВО катнашучылары киләсе елдан ук ала башлаячак. Фонд бөтен дәвалау процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыны (СВО) шәхсән озата баруны тәэмин итәчәк, дип планлаштырыла. Тернәкләндерү дәвамлылыгы 25 көнгә кадәр, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр тәшкил итәчәк. Елына бер тапкыр шифаханә-курорт дәвалануы узарга мөмкин булачак. Тернәкләндерү үзәкләренә киткәндә ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алыначак. Әгәр элегрәк ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган булса, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм мөстәкыйль рәвештә дәвалау курсын билгеләячәкләр. СВОда катнашучылар Россия Герое исеме яки беренче төркем инвалидлыгы белән Соцфондның тернәкләндерү үзәкләренә дәвалануга чираттан тыш юнәлеш алырга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз