Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде
Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә рәсмиләштерелде.
Социаль фонд проактив режимда пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләнү турында мәгълүмат медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша түләү билгеләнү турында хәбәр җибәрелә.
Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр билгеләнмәгән булса, инвалидлык бирелгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны гражданин үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.
"Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга билгеләнгән түләүләрне кабат исәпли һәм аларга социаль пособиеләр билгели. Айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы- шундыйлардан. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта элек билгеләнгән пенсиягә автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга була. (шалтырату бушлай).
Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре 2023 елда махсус социаль түләү алды
2023 елда Татарстанда 30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.
«Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең категориясенә һәм оешма төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.
Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре Социаль фондтан ярдәм ала
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә түләүләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәлә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Социаль фонд линиясе буенча кайбер түләүләр алуга хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә, аларга фонд хезмәткәрләре тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә.
2023 елда Татарстанның Социаль фонды һәм “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк бүлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Хезмәттәшлек кысаларында төбәк бүлеге белгечләре гражданнарга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Уртак эшнең мондый форматы мобилизацияләнгән, иреклеләр һәм аларның гаиләләренә дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирә. Әлеге категориягә караган гаиләләр чакырылыш буенча, шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ай саен бирелә торган пособие алуга хокуклы. Пособие бала туган көннән 3 яшькә җиткәнчегә кадәр, баланың әтисе чакырылыш буенча хәрби хезмәт итә башлаган көннән исәпләнеп билгеләнә. 2024 елда түләү күләме 16 698 сумга тигез. Вакытлыча хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына 38 963 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре шулай ук бердәм пособиегә гариза бирә ала. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән ирнең керемнәре исәпкә алынмый.
Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыру фактын раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә
тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефон номеры буенча алырга була: (шалтырату бушлай).
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
2023 елда Татарстанда яшәүче 2,5 мең кешегә пенсия тупланмалары акчалары бирелде
Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын күчерде.
Исегезгә төшерәбез, 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда пенсия тупланмалары формалаша; алар пенсия тупланмалары 2002-2004 елларда формалашкан 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда; шулай ук ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаган гражданнарда, пенсия тупланмалары акчаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашкан кешеләрдә яки шәхси эшмәкәрләрдә дә булырга мөмкин.
Пенсия тупланмаларын алу хокукы кеше үзе исән вакытта пенсия тупланмалары акчаларыннан файдалана алачак затны билгеләп тапшырган гаризада күрсәтелгән кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта хокук варислары булып закон буенча туганнар санала. Беренче чиратта - балалар, ир яки хатын, ата-аналар; икенчесендә - абый-энеләр,апа-сеңелләр, бабайлар, әбиләр һәм оныклар.
"Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен иминләштерелгән затның үлеменнән соң 6 ай эчендә, пенсия тупланмалары акчалары кайда формалашуга карап, дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/), Социаль фондның теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк,- дип билгеләп үтте Татарстанның Социаль фонд башлыгы Эдуард Вафин.
Игътибар! Мәрхүмнең вафатыннан соң ярты елдан артык вакыт узган булса, мөрәҗәгать итү вакыты бары тик суд тәртибендә генә яңадан кайтарылырга мөмкин.
Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк:
- хокук варисы шәхесен раслый торган документ (паспорт);
-вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документ (туу турында таныклык, никахлашу турында таныклык, ЗАГС органнары белешмәсе һ.б.);
- үлем турында таныклык (булган очракта);
- хокук варисына акча күчерү өчен реквизитлар.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга мөмкин.
2023 елда Татарстанда яшәүче 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды
2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки» (Әстерхан шәһәре) , «Волга» (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе), «Волгоград» (Волгоград шәһәре), «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында күрсәтелгән булырга тиеш.
"Һәр кунак белән төрле профильле югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазлар кулланып, шифаханә-курорт ярдәме стандартлары нигезендә уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәм, рәсми рәвештә эшкә урнашкан, эш бирүче аның өчен Социаль фондка производствода җәрәхәтләнү очрагына иминият кертемнәре түли торган хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителү, тәрбия, өстәмә ял алу , реабилитация урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп, шифаханә-курорт дәвалануына кадәр хокуклы ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.