ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 549 меңнән артык хезмәткәр электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән.

Татарстанда хәзерге вакытка 443 меңнән артык кеше хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына (ЭТК) остенлек биргән. Бу 2020 елдан башлап шулкадәр хезмәткәр үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында язмаларны электрон формага күчерү турында гариза язган дигән сүз. Әлеге санга беренче тапкыр эшкә урнашканда электрон кенәгә ачылган 106 меңгә якын татарстанлы өстәлә. Нәтиҗәдә, электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән татарстанлыларның гомуми саны  549 мең кешегә җиткән.

 Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе дип хезмәткәрләр мәгълүматларга даими керә алуны атыйлар. Мәгълүматларны санаулы минутларда "Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси кабинет аша алырга мөмкин. Кабинет белешмәне өземтә рәвешендә алырга һәм аның буенча кенәгәгә кертелә торган кадрлар үзгәрешләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.

Күпчелек эшчеләр өчен электрон хезмәт кенәгәсе эшкә урнашканда белешмәләрне дистанцион рәвештә җибәрү мөмкинлеге бирә. Выписка цифрлы имза белән раслана һәм юридик яктан кәгазь кенәгәгә тигез итеп санала. Шуңа күрә документны эш бирүчегә теләсә нинди уңайлы ысул белән,шул исәптән электрон почта аша да җибәрергә мөмкин.

  Электрон кенәгәдәге мәгълүматларның кәгазьдәге форматы кирәк булган очракта, мондый документны Социаль фондта  алырга була. Ул республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә дә бирелә. Белгечләр белешмәләрне имза һәм мөһер белән раслыйлар.

 "Электрон кенәгәдәге мәгълүматны эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик  эш бирүче үзендә эшләгән эш чорлары турында гына мәгүлүмат бирә ала. Техник мөмкинлекләренә карап, эш бирүчеләр мәгълүматны электрон рәвештә яки кәгазь вариантта бирәләр”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан беренче тапкыр эшкә урнашканнарның хезмәт кенәгәсе бары электрон рәвештә, кәгазь версияне рәсмиләштермичә генә алып барыла. Хезмәт кенәгәсе форматын әлегә сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли ала.

Электрон хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләргә дә уңайлы булган цифрлы инструмент  булып тора. Ул һөнәри эшчәнлек турындагы мәгълүматлар белән танышырга мөмкинлек бирә һәм мәгълүматның югары дәрәҗәдә куркынычсызлыгын тәэмин итә. Эш бирүчеләрне электрон кенәгә кадрлар исәбенең искергән формаларыннан һәм моның белән бәйле чыгымнардан арындыра. Эш ирүче мәгълүматларны Социаль фондка тапшырганнан соң берничә көн эчендә кадрлар  үзгәреше турындагы белешмәләр электрон хезмәт кенәгәсендә чагылыш таба .


22
декабрь, 2023 ел
җомга

2024 елның 4 гыйнварында - 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) Кайбыч районы: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 (1 нче кабинет) адресы буенча СФР Клиент хезмәтендә җирләүгә социаль пособие түләүгә документлар кабул ителәчәк һәм документлар биреләчәк. а Телефон: 884370-2-10-74


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанлылар Пенсия тупланмаларын   башка фондка күчерү турындагы  карарларын декабрь ахырына кадәр үзгәртә алалар

 

       Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр  фикерләрен  үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар. Моның өчен Россия Социаль фондына(СФР) иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.

       Хәбәрнамә пенсия тупланмаларын Россия Социаль фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, бер дәүләтнеке булмаган фондтан икенче  дәүләтнеке булмаган фондка яисә дәүләтнеке булмаган фондтан социаль фондка күчерүне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә.

      Пенсия тупланмалары белән кем идарә итүен һәм фондны алыштыру турында гариза бирелгәнме икәнен Дәүләт хезмәтләре порталындагы  шәхси кабинетта яки Социаль фондның клиентлар белән эшләү  офисларында белергә мөмкин.

     Тупланмаларны Фондлар арасында күчерү турында гаризаларны кабул итү 2 декабрьдә тәмамланды. Якынча мәгълүматларга караганда, быелның 11 аенда татарстанлылардан 6 меңнән артык гариза кабул ителгән.

      Социаль фонд пенсия тупланмаларын вакытыннан алда күчерергә карар кылган барлык татарстанлыларны инвестиция керемен югалту куркынычы барлыгы турында кисәтте.  Тупланмалар бер фондта 5 елдан кимрәк  сакланган  һәм шул вакыт узганчы башка фондка күчерелгән очракта закон нигезендә инвестиция керемнәре тотып калына.

.

 

 
 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Ринат улы Колангин авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Аңа шәхси кабул итүгә җирлектә яшәүче 3 кеше мөрәҗәгать иткән. Килүчеләр пенсия законнарын үтәү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Гариза бирүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелгән.

Кайбыч районы прокуратурасы 53 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты (административ җәзага тартылган зат исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү).

Автомобильнең конструкциясе - статьяларда каралган җинаятьләрне кабат кылуга каршы нәтиҗәле чара 264.1 - РФ Җинаять кодексының 264.3. Автомобильнең конструкциясе РФ Җинаять кодексының 264.1 - 264.3 статьяларында каралган җинаятьләрне гаепле зат кылган вакытта җинаять-хокукый характердагы альтернативасыз чара булып тора. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 24.07.2022 № 258-ФЗ Федераль законы белән 104.1 маддәсенә үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә гаепләнүчегә караган һәм 264.1, 264.2 яки 264.3 маддәсендә каралган җинаятьне кылганда кулланылган транспорт чарасы конфискацияләргә тиеш, ягъни мәҗбүри рәвештә кире кайтарып алуга һәм дәүләт милкенә мөрәҗәгать итү.


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау буенча компенсация түләүләре а компенсация алу хокукына хезмәт яшендәге 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ия, алар эшләми, эшсезлек буенча пособие алмыйлар һәм тәрбия бирәләр: а - I төркем инвалидлыгы булган гражданнар, I төркем инвалидлыгы һәм балачактан I төркем инвалидлары булган балалар өчен; а - дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча даими тәрбиягә мохтаҗ картлар артыннан; а - 80 яшькә җиткән гражданнар өчен. а Шул ук вакытта туганлык мөнәсәбәтләре һәм бергә яшәү мәгънәсе юк. Түләү күләме Татарстан Республикасында 1200 сум. I төркем инвалид һәм инвалидлар белән балаларны тәрбияләүче ата-аналар яки опекуннар өчен - һәркайсы өчен аена 10000 мең сум. а Түләүне рәсмиләштерү өчен гражданның гаризасы, шулай ук тәрбиягә мохтаҗ кешенең ризалыгы кирәк. Гаризаны онлайн дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән СФР клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.


8
декабрь, 2023 ел
җомга

Ана капиталын кулланмаган гаиләләр сертификатка

7,5% ка индексация алачак.

 

       Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак. 

       Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне  максималь үсеш  көтә. Алар өчен сумма  44 мең сумга артачак.   Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган очракта, арту  58 мең сум тәшкил итәчәк.

        Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр  өлешчә файдаланганнан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса,  бу сумма февральдә 7,5% ка артачак. Нәтиҗәдә гаилә 403 мең сум күләмендә акча белән эш итә алачак.

       Файдаланылмаган  ана капиталы суммасы турында мәгълүматны ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында ала алалар. Социаль фондның бу  сервисы һәрвакытта да гаилә программаның гамәлдәге юнәлешләренә юнәлтә ала торган чаралар турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.

         Исегезгә төшерәбез, аның шартлары буенча ана капиталы елына бер тапкыр фактик инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнергә тиеш. Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, ул бу ел ахырына 7,5% тәшкил итәчәк.

1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр артачак.

 


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда яшьләрнең пенсия грамоталылыгын күтәрү  кампаниясе  башлана

 

      4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәчәкләр,  пенсия хокуклары, аларның  формалашу тәртибе белән таныштырачаклар, булачак пенсия турында яшьтән үк  кайгырту һәм "ак хезмәт хакы" алып эшләү кирәклеге турында сөйләячәкләр.

      "Пенсион грамоталылык көннәре" мәгълүмат кампаниясен ел ахырына кадәр дәвам итү планлаштырылган, әмма укучы яшьләр арасында аңлату эшләре даими алып барыла. Аның максаты - пенсия һәм финанс культурасын формалаштыру, һәркемгә үз киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңлауга ирешүдә ярдәм итү. Узган елда гына да республиканың меңләгән уку йортларында дәресләр үткәрелде,  30 меңгә якын укучы һәм студент белем алды”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Исегезгә төшерәбез, белем алучы укучы яшьләр өчен Россия Социаль фондының рәсми сайтында Укучыларга пенсия турында дигән интернет – ресурс эшли, анда Россия пенсия системасының  төзелеше һәм булачак пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч мәгълүмат бирелә.

 

 
 

 


1
декабрь, 2023 ел
җомга

Пенсионер үлеменә бәйле рәвештә алынмаган пенсияне түләү тәртибе турында агымдагы айда пенсионерның үлүенә бәйле рәвештә нурсыз калган пенсиянең суммалары аның гаилә әгъзаларына (балаларына, ата-аналарына, ирләренә, туганнарына, оныкларына, бабаларына һәм әбиләренә) түләнә, әгәр мөрәҗәгать пенсионер вафат булган көннән алып 6 айга кадәр аның белән бергә яшәгән очракта. Үлемгә бәйле рәвештә пенсионер ала алмаган пенсияләрнең исәпләнгән суммаларын алу өчен түбәндәге документлар тапшырыла: Үлемгә бәйле рәвештә пенсионер алмаган пенсияне түләү турында гариза. Алып бетермәгән пенсия алу өчен мөрәҗәгать иткән зат паспорты. Үлем турында таныклык. Үлгән пенсионер белән бергә яшәүне раслый торган документ; Үлгән кеше белән туганлык мөнәсәбәте турында   (туу турында таныклык, никахлашу турында таныклык, торак органнары яисә җирле үзидарә органнары белешмәсе).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International