ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2022 ел
шимбә

Туган як халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау максатыннан, якташларыбыз өчен 2012 елның 1 июлендә Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында «Кичке уен" бәйрәме узды. Җәйге, җылы кичтә балалар бик теләп халык уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә

 

     Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.

       Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алуга кулланырга теләүче гражданнарга Пенсия фондына кооперативның йорт төзелә торган яки төзеләчәк җир кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергэ кирәкми. Әлеге  узгәрешләр кооператив әгъзасының  взносны түләү гаранты булып торак төзелеше буенча төбәк коммерциячел булмаган оешма торган очракларга кагылачак. Татарстан Республикасында бу гарант - Дәүләт торак фонды (ДТФ).

      Элеккеге кагыйдәләр буенча мондый торак сатып алуга ана капиталын файдалану катлаулы иде, чөнки төбәк программалары кысаларында социаль төзелеш өчен җир кишәрлекләре төбәктән төзүче коммерциячел булмаган торак оешмаларына түләүсез файдалануга тапшырыла иде.

       « Жиргә хокуклары булмаган кооперативлар гражданнарның акчаларын туплап кына тору сәбәпле, Пенсия фондының  хәтта социаль ипотека программасы буенча да ана капиталы акчаларын   кооперативларның тәкъдим ителгән счетларына күчерергә хокукы юк иде. Хәзер бу кыенлыкларны Хөкүмәт җайга салды, бу ана капиталын алучыларның хокукларын якларга һәм кооперативлар аша торак сатып 


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 25 июнендә Чуаш Республикасының Комсомол районы Урмай авылында Сабантуй узды, анда безнең Кайбыч районы да катнашты.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Урман утыртмаларын законсыз кисү турында җинаять эше буенча хөкем карары үз көченә керде.

Кайбыч районы суды җирле кешегә карата РФ ҖК 260 ст. 2 өлеше буенча (зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше карады. 2021 елның 16 сентябрендә ул «Кайбыч урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Русак урманчылыгының 19 нчы кварталында бензопилдан файдаланып, «имән» һәм «вяз»токымлы 2 чимал агачын законсыз кискән. Аның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә урман фондына 117 мең 689 сум зыян китерелгән. Хөкем ителүче гаебен таный, китерелгән зыянны каплаган. Суд, Дәүләт гаепләүченең позициясе белән килешеп, гражданинны гаепле дип таныды һәм 6 ай сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Җинаять кораллары (бензопил) дәүләт кеременә керә. Суд карары үз көченә керде

«Электрон хезмәт кенәгәсе» жиңү яулады

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе   хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.

Электрон хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләр өчен  дә уңайлы булган цифрлы инструментны куллануда гади бер корал булып тора. Беренчедән, ул һөнәри эшчәнлек турындагы мәгълүматлар белән даими танышып барырга мөмкинлек бирә һәм мәгълүматның югары дәрәҗәдә куркынычсызлыгын тәэмин итә. Эш бирүчеләрне электрон кенәгә кадрлар исәбенең искергән формаларыннан һәм моның белән бәйле чыгымнардан арындыра.

Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 316 меңнән артык кеше, кәгазь варианттан баш тартып, электрон хезмәт кенәгәсен сайлады.

Халыкара социаль тәэминат оешмасының алдынгы практикалары конкурсы әйдәп баручы милли оешмаларның һәм илләрнең социаль сәясәтне гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләрен билгеләп үтү максатында 2008 елдан бирле уздырыла. Бүләкне  халыкара жюри тапшыра, ә бүләккә  лаек дип табылган заявкалар иң яхшы тәҗрибәләр реестрында  урнаштырыла, анда актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүдә инновацион алымнар ачык күренә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Пенсия фонды  актуар эшчәнлек усешен жәелдергән өчен  шулай  ук халыкара конкурс бүләгенә  лаек булган иде.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

"Хәтер шәме " акциясендә катнашу


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

8 яшьтән 17яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү сроклары турында

 

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата пособие  түләү сроклары турында хәбәр итә.

         8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү пособие билгеләнгән көннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча кучерелэ.

          Аннан соңгы түләүләр ай саен түләнә торган айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр жибэрелэ.

         Әгәр дә беренче түләү 2022 елның 31 маена кадәр билгеләнгән вакыттан алып май аенда башкарылса, аннан соңгы түләү июнь аенда тубэндэгечэ  гамәлгә ашырылачак:

 - кредит оешмалары аша - 3 июльдә, элеге дата  ял (бәйрәм) көненэ туры килгәндә, түләү алдагы эш көнендә гамәлгә ашырыла;

 - федераль почта элемтәсе оешмалары аша -  яшәү адресы буенча китеру  графигы буенча айнын 1-24 числосында;

          Димәк, әгәр беренче пособие июньдә билгеләнгән вакыттан алып 30 июньгә  туләнгән булса, июль өчен киләсе түләү, акчаларны китерү ысулына бәйле рәвештә, кредит оешмалары яки федераль почта элемтәсе оешмалары аша график нигезендә августта туләнә .

         "Түләү срокларына килгәндә, гариза  10 эш көнендэ  , ә аерым очракларда максималь срок - 30 эш көнендэ карала (Россия Пенсия фондына безнең сорауларга ведомстволардан җаваплар килү вакыты). Түләү билгелэуне кире кагу турында хәбәрнамә 1 эш көне дәвамында җибәрелә. Акча пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчэсе  идарәчесе Эдуард Вафин.

 


13
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Кушкулда Сабантуй 2022 елның 12 июнендә узды. 4 авыл җирлеге: Иске Тәрбит, Хозесан, Мәлки, Чүти  Сабантуй оештырдылар һәм үткәрделәр, анда җирлекләрнең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты.


3
июнь, 2022 ел
җомга

1 июньнән 900 меңнән артык татарстанлының барлык  социаль түләүләре -  социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр арттырылачак

 

      2022 елның июненнән эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр  10% индексацияне исәпкә алып түләнәчәк. Татарстанда 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионернын картлык, инвалидлык буенча пенсия алучыларнын, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларнын пенсияләрнең планнан тыш артуы көтелә.

      10% ка индексацияләнгән  пенсияләр инде 3 июньнән килә башлаячак. Арттыру билгеле бер күләмдә түгел, ә пенсиянең агымдагы күләменә пропорциональ рәвештә исәпләнәчәк, ягъни пенсияләр никадәр югарырак булса, өстәмә шулкадәр кубрәк булачак.

       Пенсиянең яңа күләмен индексацияне исәпкә алып исәпләр өчен, үз пенсиянне 1,1 гә арттырырга кирәк. Мәсәлән, 16 мең сум пенсия алучы пенсионер 1 июньнән 1600 сумга күбрәк , ягъни 17600 сум акча алачак,.

       Моннан тыш, 1 июньнән хезмәткә түләүнең минималь куләме һәм яшәү минимумы 10%ка артачак, ул Пенсия фонды түли торган  пособиеләр һәм түләүләр - 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, авырлы хатын-кызларга һәм 1 яшь тә 6 айлык балалы гаиләләргә айлык түләүләр күләмен арттырачак.

       "Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк.  Монын өчен өстәмә гаризалар бирү таләп ителми,” - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстанда Пенсия фонды һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

 

         Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

        Килешү татарстанлыларны хокукый агарту һәм югары иҗтимагый әһәмияткә яки массакүләм әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирә. Килешү кысаларында хокук бозуларны булдырмый калу яки тиз арада аларга җавап бирү өчен уртак чаралар каралган.

       "Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар  - бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособиеләр һәм түләүләр гамәлгә ашырылганда актуаль.  Безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазь чыганакларда гына түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк, - дип билгеләде Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

.

 

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International