ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

22 яшьлек ир-ат авыл мәдәният йортыннан милек урлаган өчен гаепле.

Кайбыч прокуратурасы Новосибирск өлкәсендә яшәүче 22 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (урлау) гаепле дип тапкан. Судта 2021 елның 5 декабрендә хөкем ителүченең Иске Тәрбит авылы мәдәният йорты бинасында исерек хәлдә булуы ачыклана, ул әлеге авылда яшәүчеләргә 2 кәрәзле телефон һәм авыл мәдәният йортына караган «Acer» маркалы ноутбукны яшерен урлый. Ир үз гаебен тулысынча таныган, урланган милекнең хуҗаларына кайтарылган. Суд гаепле затка 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән. Кайбыч районы прокуратурасы Сафина Роза Замир кызы-прокурор ярдәмчесе

Кайбыч районы прокуратурасы органнарында пандемия шартларында гражданнарны кабул итү һәм шәхси кабул итү тәртибе турында.

Районда катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, гражданнарның хокукларын яклау зарурлыгы үз актуальлеген югалтмый. Бу очракта инфекция йоктырудан гражданнарны яклау буенча күрелә торган чаралар прокуратура органнарына шикаять, гариза белән мөрәҗәгать итәргә комачауламасмы, прокурорлар тарафыннан гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча оператив чаралар күрелмәсме дигән сорау туарга мөмкин. Җавап һичшиксез-комачауламаячак. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 02.05.2006 ел, № 59-ФЗ Федераль законда каралган прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукы тулысынча тормышка ашырылачак. Коронавирусның алга таба таралуына юл куймау (битлекләр кию, гражданнар күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән баш тарту һ. б.) максатларында чикләү чараларын үтәү зарурилыгы бары тик тәртипкә генә төзәтмәләр кертә, аны үтәргә кирәк булачак

Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләренең авыл җирлеге гражданнары җыенында ясаган чыгышы.

Кайбыч районы прокуратурасы гражданнарны "телефон мошенниклыгы" ның яңа ысулы турында кисәтә.

Мошенникларның тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларын телефон аша алдауның яңа ысулы барлыкка килде. Әйтик, алар тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларына шалтыратып, ышанычка кереп, клиентның онлайн-банкында операция ясарга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны алдалап куя. Алдау схемасы үзе түбәндәгечә күренә: затка банк роботыннан - ярдәмчедән шалтырату килә, ул, янәсе, банк клиентының шәхси кабинеты белән шикле операцияләр турында хәбәр итә (кагыйдә буларак, сүз акча күчерү, кредит рәсмиләштерү, шәхси кабинетка бәйле телефон номерын алыштыру турында бара). Алга таба мошенниклар операцияне тональ режимда раслауны сорый, ә баш тарткан очракта, банк куркынычсызлык хезмәтенең ялган хезмәткәре белән тоташа, ул сөйләшкәндә алырга омтыла.

Пенсия фондына күчерелгән пособиеләрне түләү тәртибе

 

     Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе  айларда  пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.

      Беренче түләүләрне татарстанлылар 17 гыйнварда алды. Стандарт түләү графигы буенча февральдә бирелә торган гыйнвар ае пособиеләре  вакытыннан алда түләнде.

      Февральдә пособиеләр гыйнвар аенда түләүләр рәсмиләштергән гражданнарга гына бирелә. Марттан башлап акча күчерү стандарт график буенча һәр айның 3 числосында алдагы ай өчен башкарыла.

        Шунысын билгеләп үтү мөһим, элек билгеләнгән пособиеләрне гражданнар элеккеге режимда һәм моңа кадәр күрсәтелгән реквизитлар буенча алачак. Яңадан рәсмиләштерү яки түләүне озайту өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләр алу хокукы 2022 елда гына барлыкка килгән булса, гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

         Социаль яклау органнарыннан күчкән түләүләрне билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8-800-600-0000 телефоны аша (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.

       2022 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фондына күчерелгән социаль ярдәм чараларыннан халыкның төрле категорияләре файдалана. Мәсәлән, балалары булган эшләмәүче гражданнар. Ата-аналар өчен йөклелек, бала туу яки баланы уллыкка алу, шулай ук балаларны карау буенча түләүләрне үз эченә алган айлык һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләү каралган.

         Һәлак булган хәрбиләрнең һәм көч структуралары хезмәткәрләренең гаиләләренә пособиеләр һәм компенсацияләр- түләүләрнең аерым төркеменә керә. Мәсәлән, коммуналь түләүләргә чыгымнарны компенсацияләү, шәхси йортны төзекләндерүгә яисә баланың җәйге савыктыру ялына түләүләр –шундыйлардан.

         Чернобыль атом электростанциясендәге аварияләр, "Маяк" берләшмәсе, Семипалатинск полигонындагы сынаулар һәм башка шундый вакыйгаларга бәйле радиациядән зарар күрүчеләргә дә социаль ярдәм чаралары каралган.

        Транспортлары булган инвалидларга ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең өлешчә компенсациясе кире кайтарыла.

         Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга акчалата компенсацияләрнең кайбер төрләре дә Пенсия фонды аша билгеләнә.

        Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Пенсия фондының рәсми сайтындагы бүлектә урнаштырылган: https://pfr.gov.ru/grazhdanam/mery_podderzhki

        Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең - 8 800 6-000-000 телефоны  буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның гыйнварыннан кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләре  бер төрдән икенчесенә автомат рәвештә күчерелә

           Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен  автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.

          Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнары җыелмасы буенча картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, аларга арттырылган  фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә сизелерлек өстәмә булып тора. Закон бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылганга күрә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар алар өчен отышлырак булган пенсия төренә бары тик гариза буенча гына күчә иделәр.

           "2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре үзләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны тикшерәчәк һәм мөстәкыйль рәвештә, 80 яшьлек гражданның пенсиясе арткан очракта, автомат режимда башка төргә күчерәчәкләр", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

           Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 номеры буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

 

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия фондына отчетлар 1 мартка кадәр тапшырыла

          Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе иминиятләштерүчеләргә иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча      Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.  

          Иминиятләштерелгән затларга пенсияләр билгеләү максатында стажны исәпкә алу өчен кирәкле СЗВ-СТАЖ формасы буенча белешмәләрне иминиятләштерүчеләр елга 1 тапкыр, хисап елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча тапшыра. Иминиятләштерүче зат үзе иминиятләштергән һәр зат, шул исәптән салымнар һәм җыемнар турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә иминият взнослары исәпләнелә торган кертемнәргә гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзегән затлар өчен мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

         Телекоммуникация каналлары буенча отчетны иминиятләштерүчеләрдән Россия Пенсия фондының территориаль органнары ял һәм бәйрәм көннәрендә дә кабул итә.

          Гамәлдәге кануннар нигезендә, хисапны билгеләнгән вакытта тапшырмаган,  тулы  яисә дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен иминиятләштерүчеләргә һәр иминиятләштерелгән зат өчен 500 сум, электрон документлар рәвешендә белешмәләр тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен - 1000 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Моннан тыш, вазыйфаи затка штраф салынырга мөмкин.

           «Эш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерү программасының актуаль “ПО ПД”  версиясе Россия Пенсия фонды сайтының «Эш бирүчеләргә» - «Программа белән тәэмин итү» - «Иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерүне программалы тәэмин итү» бүлегендә урнаштырылган”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

         СЗВ-СТАЖ формасы буенча мәгълүматлар тапшыру тәртибе турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фонды бердәм контакт-үзәгенең 8-800-6000-000 телефоны буенча алырга була

Бу бәйрәм барысына да яхшылыклар гына китерсен! Нык сәламәтлек, бәхет һәм уңыш бүләк итсен, ә иң мөһиме, киләсе елда шатлыклы вакыйгалар өчен сәбәп булсын!


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгының 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга эш планнары турында еллык  җыелышы 21.01.2022 елда Иске Тәрбит МФЦ бинасында узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә. Битлек режимын сакларга кирәк!


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Әти-әнисе эшләмәүче гаиләдә туган балага бер тапкыр бирелә торган пособие

          Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

           Әлеге төр түләүнең күләме 18886,32 сум тәшкил итә. Игезәкләр яисә берьюлы берничә бала туган очракта пособие аларның һәрберсенә түләнә.

           Шунысын искәртү зарур, бу пособие әти-әнинең яисә аларны алмаштыручы затларның эш урыннары булмаган һәм бала туганнан соң 6 ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта гына Пенсия фонды аша түләнә.

           Пособие алу өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать  итергә кирәк.

           Ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавапны гражданнар белән хезмәттәшлек итүче Бердәм контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 телефоны аша алырга мөмкин (шалтырату түләүсез).

12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.

300 ел элек Россиядә прокурор күзәтчелеге институты барлыкка килде. Шул вакыттан бирле безнең Дәүләт күп кенә реформалар һәм үзгәрешләр кичерде, әмма прокуратура аның структурасындагы уникаль урынны били иде, ә прокурорлар һәрвакыт закон сагында торды. Гомумән алганда, район прокуратурасы законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре гражданнарның хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча билгеле бер чаралар күрде, төрле өлкәләрдә 658 закон бозу очрагына чик куйды. Әйтик, прокурор протесты буенча 56 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, кертелгән 253 күрсәтмә буенча 302 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 1333 мең сумлык прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 19 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 2 җинаять эше кузгатылган. Гражданнарның социаль хокуклары һәм хокуклары прокурорларның даими игътибары предметы булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International