ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанлыларның электрон кабинетларында Пенсия фондының барлык төр түләүләре, шул исәптән кешегә күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат бар. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр кабинетта түләүләрне билгеләүгә, яисә ташлама хокукы бирүгә кагылышлы белешмәләрне карый алалар. Документлар көчәйтелгән цифрлы имза белән раслана һәм башка оешмаларга җибәрелә.Эшләүче пенсионерлар кабинетта пенсия коэффициенты, тупланмалар суммасы, стаж һәм күчерелгән сумма турында мәгълүмат таба ала. Узган ел кабинетка гражданнарның электрон хезмәт кенәгәсеннән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат та  өстәлде. Ана капиталына сертификаты булган гаиләләр кабинетта нинди сумма калганлыгын да күрә ала.

            Персональ мәгълүматлардан файдаланып белешмәләр һәм консультацияләрне телефон аша да бирергә мөмкин. Мондый очракларда идентификацияләү өчен алдан ук билгеләнгән код сүзе кирәк. Моңа кадәр аны Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына билгеләп була иде, хәзер бу эшне электрон кабинетта да башкарырга мөмкин. Код сүзен куллану Пенсия фонды хезмәткәрләренә төгәл персональ мәгълүмат кулланып телефон аша аралашырга мөмкинлек бирә.

 


12
июнь, 2021 ел
шимбә

Россия көне белән котлыйбыз һәм бу бәйрәмдә илнең чәчәк атуы, якты киләчәк, җәмгыятьтә уртак байлык һәм хөрмәт, искиткеч перспективалар һәм тотрыклы уңыш телибез! 


11
июнь, 2021 ел
җомга

Кушкүл Сабантуе 2021 елның 13 июнендә 10.00 сәгатьтә башлана.

Чакырылган кунаклар: Диләрә Мироваева, "Алабуга"җыр һәм бию коллективы.

Программада: алдынгыларны бүләкләү, уеннар, аттракционнар, конкурслар, көрәш, ат чабышлары.

Олы Кайбычта Сабантуй 12 июнь көнне 11: 00 сәгатьтә узачак.
Ат чабышлары 15:00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәмнең махсус кунагы Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев.


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Июньдә пенсияләр билгеләү һәм түләү тәртибе

             Июнь аенда булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

            “Россия почтасы” федераль почта идарәсе филиалы – “Татарстан почтасы” почта хезмәте идарәсе 12,13 һәм 14 июньдә бирелергә тиешле пенсияләрне 11 июньдә туләячәк.

             “Китерү хезмәте” акционерлык җәмгыяте пенсияләрне гадәттәгечә, расланган график буенча китерәчәк. Пенсия күчерү графигы ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән очракта кредит оешмалары пенсия һәм башка төр түләүләрне 11 июньдә күчерә.

              Игътибар! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерүгә кагылышлы сораулар туган очракта үз участогыгызга хезмәт күрсәтүче почтальонга, элемтә бүлегенә мөрәҗәгать итергә яисә 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия почтасының кайнар элемтәсенә шалтыратырга мөмкин.

             Пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларга 8-800-600-0-357 телефоны аша Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе контакт-үзәге белгечләре җавап бирә.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Инвалидларның федераль реестры Россия тимер юлларының ерак араларга йөрүче поездларына ташламалы билетларны онлайн-режимда алу мөмкинлеге бирә

 

      Инвалид коляскасыннан файдаланучы сәламәтлеге чикле гражданнар махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга билетны онлайн-режимда ала алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Узган айдан башлап “Россия тимер юллары” мәгълүмат системасының инвалидларның федераль реестры белән интеграцияләнүе билетларны интернет аша алырга мөмкинлек бирә. Оешмалар реестрдагы инвалидлык бирелү турындагы мәгълүматларны даими рәвештә карый алалар, бу исә гражданнарны инвалидлыклары булу фактын дәлилләүдән азат итә.

        Пенсия фонды узган елның декабрендә уңышлы сынау үткәргәннән соң инвалидларның федераль реестры мәгълүматларын Россия тимер юлларына тапшыру проектын даими файдалануга күчерде. Хәзер инвалидлар билетларны онлайн-режимда алалар. Моңа кадәр инвалидларга махсуслаштырылган урыннарга билет алу өчен транспорт компанияләре кассаларында инвалидлык турында белешмә күрсәтергә кирәк иде.

         Тимер юл билетлары алуны гадиләштерү инвалидларның федераль реестры хезмәт күрсәтүне җиңеләйткән очракларының берсе генә. Хәзер инвалидларга хезмәт күрсәтә торган барлык дәүләт ведомстволары реестр мәгълүматларыннан файдалана. Мәсәлән, мәшгульлек үзәге инвалидларны һөнәри реабилитацияләгәндә һәм аларга эшкә урнашырга ярдәм иткәндә реестрга мөрәҗәгать итә. Узган елның июленнән башлап федераль реестр инвалидларга ташламалы транспорт туктап тору урынын рәсмиләштергәндә дә федераль база буларак файдаланыла.

          Федераль реестр мәгълүматлары беренче тапкыр 2017 елның августында, Пенсия фонды рееcтр буенча инвалидларга пенсия һәм айлык акчалата түләүне билгеләү пилот проектын гамәлгә ашырганда кулланылды. Нәтиҗәдә инвалидлык буенча барлык пенсияләр хәзер реестрга нигезләнеп билгеләнә.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 июнь көнне "Балаларны яклау көне" уңаеннан авыл клубында балалар һәм ата-аналар җыелды һәм бу бәйрәмне күңелле, кызыклы итеп билгеләп үттеләр.

Кайбыч районында яшәүче бер кеше РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (федераль закон нигезендә суд билгеләгән административ чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).

Элегрәк ирекләреннән мәхрүм ителгән хөкем ителүчегә 2020 елда суд 3 елга административ күзәтчелек билгеләгән, шуңа күрә аңа чикләүләр билгеләнгән: аена ике тапкыр Эчке эшләр бүлегенә мәҗбүри килү, 22-00 сәгатьтән 06-00 сәгатькә кадәр торак урыныннан читтә тору тыела.

Шуның белән бергә, 2021 елның февралендә, элегрәк, ел дәвамында үзенә йөкләнгән чикләүләрне бозган өчен 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, янә режимны бозган - тыю сәгатьләрендә өйдә булмаган, шулай ук төнлә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә тоткарланган.

Суд, дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, гаеплене 6 ай сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән. 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

 


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Балалар-зур бәхетнең кечкенә өлешләре, һәр өлкән кешенең тормышын чын шатлык һәм җылылык белән тулыландыручы могҗиза. Балалар шулай кайгыртуга, мәхәббәткә, әти-әни назына мохтаҗ һәм һәр бала йөрәгенең бу кечкенә бәхеттән мәхрүм ителмәвен телиләр. Балаларны яклау көнендә һәр балага ныклы гаилә һәм гамьсез балачак өчен кирәкле бөтен нәрсәне телибез. Балалар елмаюлары планетабызны яктыртсын, һәм безнең җиребездә яшәүче һәр кечкенә кеше сәламәт һәм бәхетле булсын.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Кайбыч районында яшәүче бер ир - ат исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителде

Кайбыч район суды җирле кешегә карата җинаять эшен карады. Ул ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә булган, вәкаләтле вәкилнең исереклек хәленә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган башка транспорт чарасы белән идарә итү) гаепле дип таныды.
2020 елның августында ир-ат РФ КоАП 12.26 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу кылган өчен 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылачак.
Шуңа да карамастан, 2021 елның апрелендә хөкем ителүче янә трактор руленә исерек килеш утыра һәм Хәрәкәт барышында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктата.
Суд җинаять эшенең шартларын исәпкә алып, гаеплегә 1 елга транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 150 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Җинаять эше буенча судта дәүләт гаепләвен Кайбыч районы прокуратурасы хуплады.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International