Алдагы очракларда нәрсә эшләргә:
1. Сезнең йортыгызга су басу куркынычы янаганда:
· электр энергиясен сүндерегез;
· җылыту мичләрендәге утны сүндерегез;
· йорт алдындагы барлык берке-телмәгән әйберләрне кертеп ку-егыз яки беркетегез;
· барлык кыйммәтле әйберләрне чарлакка яки өске катларга меңгерегез;
· аскы каттагы ишекләрне һәм тәрәзәләрне фанера яки агач так-талар белән кадаклап куегыз (бу тәрәзә пыялаларын йөзүче чуп-чардан һәм бүрәнәләрдән саклап калачак);
· торак йортларны һәм милекне иминиятләштерү турында алдан кайгыртыгыз.
2. Эвакуация башлангач:
· тынычлыкны саклагыз;
· күршеләрне кисәтегез, балалар-га, инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез;
· акча һәм документларны поли-этиленга төрегез;
· үзегез куллана торган дарулар-ны әзерләгез;
· үзегез белән мендәр тышы һәм җәймә, бәдрәф кирәк-яраклары, җылы һәм җиңел эйберләрне генә алыгыз;
· коткаручылар киңәшләрен төгәл үтәгез;
· ярдәм килгәнче яки су дәрәҗәсе төшкәнче йортның өске катларн-да һәм түбәсендә булыгыз;
· сезне тизрәк табу максатларын-да сигнал бирегез: якты вакытта – ак яки төсле япма белән болгап яки аны элеп куеп, караңгы вакы-тта – ут сигналы яки вакыт-вакыт тавыш белән.
3. Су дәрәҗәсе күтәрелгәндә:
· Мөмкин кадәр күбрәк суда бат-мый торган әйберләр җыярга (мөмкин булганда, бергә бәйләп) тырышыгыз. Бу – машина каме-ралары, бүрәнәләр, өстәлләр булырга мөмкин. Һәрхәлдә, кием астына капкачлары яхшы ябылган пластик шешәләр кы-стырыгыз.
4. Су дәрәҗәсе түбәнәйгәндә:
· йортка керү алдыннан йортның төп корылмалары төзек хәлдә икәнен ачыклагыз;
· йортны җилләтегез, газ, электр һәм су белән куллану белгечләр газ чыгу куркынычы булмауга инангач кына рөхсәт ителә;
· суга ләккән ризыкны ашамагыз;
1 апрельдән Татарстанда социаль пенсияләр арта
1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән социаль пенсияләр 3,4% ка арттырыла , бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.
Татарстан Республикасында 82 мең пенсионерның, шул исәптән 79 мең социаль пенсия алучыларның пенсияләре арта. Пенсия арту шулай ук Дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсия алучыларга – хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билегесе белән бүләкләнүче гражданнарга, Чернобыльдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булмаган балаларына да кагыла.
Социаль пенсия алучылар да апрельдә арткан пенсия алачак. Картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган гражданнар, туендыручысын югалтучылар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә булмаган балалар әлеге категориягә карыйлар.
“Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына кагыла. Ә инде картлык буенча социаль пенсия алучыларны рәсми рәвештә эшләү факты индексацияләүдән генә түгел, пенсиясеннән тулысынча мәхрүм итә. Пенсионер эшләгән чорда пенсия вакытлыча туктатылып тора”,- ди Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде.
Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде.
“Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.
Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар.
Татарстанның 60 меңгә якын пенсионеры
авыл җирлегендә озак еллар эш стажы өчен пенсиягә өстәмә алалар.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында эшләмәүче 60 меңгә якын авыл кешесе озак вакытлы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләргә кирәк.
"Авыл» пенсиясенә өстәмә 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итегез, әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булып торса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.
«Авыл» стажына авыл җирендә гамәлгә ашырыла торган теләсә нинди эш түгел, ә Россия Федерациясе территориясендә авыл хуҗалыгы оешмаларында (1.01.1992 елга кадәр — элеккеге СССР союз республикалары территориясендә) РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлектә каралган һөнәрләр һәм вазыйфалар (29.11.2018 ел, № 1440 карар) кертелә. Кабул ителгән исемлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхозлар, совхозлар, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренең 500дән артык һөнәре, вазыйфасы һәм белгечлеге бар.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 25 июнендәге 805 номерлы карары нигезендә авыл хезмәткәрләренә иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен арттыру билгеләнә торган эш, производство, һөнәр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге киңәйтелде. Мәсәлән, исемлеккә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария даруханәләре мөдирләре, шәхси эшмәкәрләр-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кертелгән.
Авыл Советларында, поселок кибетләрендә, балалар бакчаларында һәм медпунктларда хезмәт куйган кешеләргә өстәмә акча каралмаган. Бу оешма колхоз, совхоз яки КФХ составына керсә, искәрмә булып тора. Ул чакта ташлама саклана. Ташлама шәһәрдә хезмәт стажы эшләүчеләргә, ә аннары авылга күчеп китүчеләргә кагылмый. Әгәр кеше гомере буе авыл җирендә эшләсә, ә аннары шәһәргә күчсә, аннан ташлама алу хокукы элек авыл җирлегенә күчкәндә саклана.
«Өстәмә тиешле вазыйфаларда кирәкле стаж эшләгән, иминият пенсиясе билгеләнгәндә үк эшләмәүче авыл пенсионерларына билгеләнә, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин. - Эшне дәвам итүче авыл пенсионерларының игътибарын шуңа юнәлтәбез: эштән киткәннән соң өстәмә түләү гариза тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә акча алучы авыл пенсионерларына да эшкә урнашканда мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу очракта ул төшерелә. Технология нигезендә, Пенсия фонды эш бирүчеләрдән эшләүче гражданнар турындагы мәгълүматларны эшкә кабул ителгәннән соң икенче айга гына эшкәртә, шуңа күрә үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, РПФКА кире кайтарылырга тиешле өстәмә түләү барлыкка килергә мөмкин.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
https://t.me/PFRTATARbot
8-960-088-30-74
https://www.instagram.com/pension_fond_rt/
Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.
Нәселле терлек турында мәгълүмат:Татарстан тибындагы холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, шулай ук атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында квартал саен мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш нәсел идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.
Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40% күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен - 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый. Тулырак мәгълүматны шулай ук Нәсел идарәсе сайтында яки8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин. Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә - 60% каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора.
Пенсия фондына консультация сорап дистанцион мөрәҗәгать итү өчен Татарстан иминиятчеләренең мөмкинлекләре барлыкка килде.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләр өчен яңа сервис эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә Россия Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм ПФРга электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу буенча хисап мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләүчеләрнең «теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» (СЗВ-ТД) формасы буенча электрон документ әйләнеше (ЭДО) аша бирелә торган хисап мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне электрон адреска җибәрергә мөмкин otchet_pfr@101.pfr.ru к
Башка төр мәгълүматлар буенча мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сервисларны ЭДОГА күчерү буенча башкарылачак.
«Теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» формасы буенча хисаплылык, шул исәптән аны тутыру тәртибе, мәгълүмат тапшыру сроклары, форматы һ. б. турында мәгълүмат РФ Пенсия фондының рәсми сайтында " электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә урнаштырылган. www.pfr.gov.ru
2021 елның 12 марты, җомга
Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм элек аның турында белдермәгән гражданнарга салым органнарына 2021 елның 1 апреленә кадәр тиешле гариза җибәрергә тәкъдим итә.
Салым ташламаларыннан файдаланучы һәм элек гариза һәм ташламага хокукны раслаучы документлар биргән гражданнарга кабат салым органына ташламага гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Салым ташламасына хокуклы салым түләүчегә билгеләнгән формада салым ташламасын теләсә нинди уңайлы ысул белән бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: теләсә кайсы салым органына яки КФҮ офисына шәхсән мөрәҗәгать итәргә, почта аша яки электрон рәвештә Россия Федераль салым хезмәте сайтында Шәхси кабинет яки «ФЛ салымнары»мобиль кушымтасы аша җибәрергә. Гариза салым түләүче хокуклы теркәргә Документлар, подтверждающие хокукы ташламага.
Белән танышырга тулы исемлеге салым ташламалары (салым тотып калынган акчалар) буенча барлык мөлкәт салымнары аша мөмкин интернет - сервис Федераль салым хезмәтенең Россия " белешмә мәгълүмат ставкалары һәм ташламалар буенча милек салымнары» (www.nalog.ru.
2020 ел өчен физик затларның милек салымнарын түләү срогы-2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча.
2021 елның 11 мартында Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Ринат улы Иске Тәрбит авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте . Кабул итүгә 7 кеше килде.