Пенсия фонды хезмәтләре түләүсез күрсәтелә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.
_______________________________
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
1 июльдән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен түләү 10 мең сумга кадәр арттырыла
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
Арттырылган күләмдә түләүне июль аенда мөрәҗәгать итүчеләр генә түгел, әлегә кадәр бу төр түләүне ала торган 9 мең кеше дә алачак. Түләүне арттыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Хәзерге вакытта 9.5 мең инвалид-бала яки балачактан инвалид беренче төркем инвалидны караучы гражданнарга 5.5 мең сум акча түләнә.
«Айлык акчалата түләүне Россиядә яшәүче, хезмәткә яраклы булып та, 18 яшькә җитмәгән инвалид-бала яисә беренче төркем балачактан инвалидны караучы гражданнар ала. Әлеге төр түләү инвалид-баланың яки балачактан инвалидның пенсиясе буенча билгеләнә»,- дип билгеләп үтте Россия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли. Сез шулай ук Пенсия фонды органнарындагы клиентларны кабул итү хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.
_______________________________
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513
Веткорм җыябыз тырышып, норманы тутырырга күп калмады.
22 июнь көнне безнең илдә Бөек Ватан сугышында улеп калучыларны искә алып хәтер утлары янды. Без дә ук акциягә кушылып памятник янында, сугыш кырында калучыларны искә алып, утларны кабыздык.
9 июнь көнне Кушкуль авылы янында Сабантуй гөрләп үтте.
1 июнь- Халыкара балалар саклау көне.Ул дөнья күләмендә уткәрелә торган бәйрәм.
Безнең авыл җирлеге пенсионерлары 16 май көнне Кайбычта үткән Спартакиадада катнаштылар. Алар анда чаптылар, йөзделәр, мылтыктан аттылар.Малюкина Светлана Ивановна йөзүдә 3 урынны яулады.Алга таба да шундый мероприятияләрдә катнашырга булсын.
Җиңү бәйрәменә карата тантаналор 8 май көнне памятниклар янында үтәчәк. Иске Тәрбит авылында 11.30 минутта башаланачак, ә Янсурин авылында башалана 10.30 минутта.
Беренче Май бәйрәме белән котлыйбыз барыгызны да, уңышлар, озын гомер, сәләмәтлек теләп калабыз!
27 апрель суббота кэнне бюджетта, мэдэняттэ эшлэучелэр авыл жирлеге территориясендэге баганаларны акшыр белэн агарттылар.