14 февраль 2018 ел. Янсуринское купфункцияле узагенда гашыйклар коне кунелле утте.
Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә – Очрашу кичәсе. Иске Тарбит мактабенда бу матур традиция
елдан-ел дәвам итә. Быел да мәктәбебезне 1,5,10,15,20, 25, 30 ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Бу көн сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә. Бу көнне алар үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очрашалар.