2023 елда Татарстанда яшәүче 2,5 мең кешегә пенсия тупланмалары акчалары бирелде
Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын күчерде.
Исегезгә төшерәбез, 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда пенсия тупланмалары формалаша; алар пенсия тупланмалары 2002-2004 елларда формалашкан 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда; шулай ук ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаган гражданнарда, пенсия тупланмалары акчаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашкан кешеләрдә яки шәхси эшмәкәрләрдә дә булырга мөмкин.
Пенсия тупланмаларын алу хокукы кеше үзе исән вакытта пенсия тупланмалары акчаларыннан файдалана алачак затны билгеләп тапшырган гаризада күрсәтелгән кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта хокук варислары булып закон буенча туганнар санала. Беренче чиратта - балалар, ир яки хатын, ата-аналар; икенчесендә - абый-энеләр,апа-сеңелләр, бабайлар, әбиләр һәм оныклар.
"Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен иминләштерелгән затның үлеменнән соң 6 ай эчендә, пенсия тупланмалары акчалары кайда формалашуга карап, дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/), Социаль фондның теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк,- дип билгеләп үтте Татарстанның Социаль фонд башлыгы Эдуард Вафин.
Игътибар! Мәрхүмнең вафатыннан соң ярты елдан артык вакыт узган булса, мөрәҗәгать итү вакыты бары тик суд тәртибендә генә яңадан кайтарылырга мөмкин.
Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк:
- хокук варисы шәхесен раслый торган документ (паспорт);
-вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документ (туу турында таныклык, никахлашу турында таныклык, ЗАГС органнары белешмәсе һ.б.);
- үлем турында таныклык (булган очракта);
- хокук варисына акча күчерү өчен реквизитлар.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга мөмкин.
2023 елда Татарстанда яшәүче 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды
2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки» (Әстерхан шәһәре) , «Волга» (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе), «Волгоград» (Волгоград шәһәре), «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында күрсәтелгән булырга тиеш.
"Һәр кунак белән төрле профильле югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазлар кулланып, шифаханә-курорт ярдәме стандартлары нигезендә уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәм, рәсми рәвештә эшкә урнашкан, эш бирүче аның өчен Социаль фондка производствода җәрәхәтләнү очрагына иминият кертемнәре түли торган хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителү, тәрбия, өстәмә ял алу , реабилитация урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп, шифаханә-курорт дәвалануына кадәр хокуклы ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
129 меңнән артык инвалид һәм 80 яшьлек Татарстан гражданнары хезмәт хакы буенча түләүне рәсмиләштергән
Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар. Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен бирелә.
Татарстанның Социаль фонды хәзерге вакытта чит кеше тәрбясендә торучы 129 805 кешегә компенсация түли. Аны кем алуына карап, түләү күләме аена 1,2 мең яки 10 мең сум тәшкил итә. Инвалид балаларның, шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларның ата-аналарына һәм опекуннарына 10 мең сум күләмендә пособие бирелә.
Татарстан Социаль фонды түләүне клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә. Кайбер очракларда моның өчен табибның инвалидны карау зарурлыгын раслаучы бәяләмәсе, караучының гаризасы һәм каралучының элеге кешенең тәрбияләвенә язма ризалыгы кирәк. Социаль фонд башка мәгълүматларны, ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, мөстәкыйль тикшерә. Тәрбияләүченең эшләмәве, пенсия, эшсезлек буенча пособие яки көч ведомствосы буенча шундый ук компенсация рәвешендә керемнәр ала алмый дигән мәгълүматлар-шундыйлардан.
"Инвалидлыгы булган эшкә яраксыз гражданнарны карау вакыты эшләүче гражданнарның стажына кертелә һәм суммасы булачак пенсия күләменә бәйле пенсия коэффициентларын арттырачак. Тулы ел дәвамында хезмәткә яраксыз кешене карау 1,8 коэффициент өсти һәм бер ел стаж бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең йомгаклау коллегиясе
Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга , 321 мең социаль түләүләр алучыларга , 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил итә.
Пенсия белән тәэмин ителеш
Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.
2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде.
2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр МСЭ бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелгән.
2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар), хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60 сум тәшкил итте.
Ветераннар Ленинградны тулысынча азат итүнең 80 еллыгына түләү алды
Россия Президенты Указы нигезендә Социаль фондның Татарстан бүлеге «Ленинград оборонасы өчен» медале яисә «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән ветераннарга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләде.
"Татарстанда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына 95 ветеран юбилей түләвен алды. Аларның күбесенә түләү "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе өчен билгеләнгән, кайберәүләр "Ленинград оборонасы өчен" медаленә ия. Әлеге истәлекле дата 27 гыйнварда билгеләп үтеләсә дә, ветераннарга акча Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр күчерелде», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Акчалар нигездә банклар аша күчерелде. Почта бүлекчәләре аша түләү илтеп тапшыру декабрь ахырына кадәр дәвам итте. Акча декабрь ае пенсиясе белән бергә күчерелде, нәтиҗәдә барлык ветераннар юбилей түләвен алды .
Юбилей түләве Россиядә, Абхазиядә, Көньяк Осетиядә, Приднестровьеда һәм Балтыйк буенда яшәүче 56 мең ветеранга җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Төньяк башкала блокадасы 872 көн - 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итте һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорында нацист Германиясенең иң куркыныч җинаятьләренең берсе булды. Төрле мәгълүматлар буенча, Блокада вакытында һәлак булган шәһәр халкы саны 600 меңнән 1,5 млн. га кадәр җиткән.
Татарстан Социаль фонды Гаилә елына багышлап бушлай «кайнар линия» үткәрә
27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне бөтен республика буенча ата-аналар өчен 09.00-15.00 сәгатьләрдә “ кайнар линия”нең түләүсез махсус 8-800-200-10-87 телефоны эшләячәк.
Социаль фондның төбәк бүлеге белгечләре бердәм пособиегә, бала тууга бәйле түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә, ана капиталы чаралары белән эш итүгә, хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм 1 төркем инвалидларны карау буенча түләүләргә, башка социаль түләүләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Моннан тыш, Россия Социаль фондының ның 8-800-10-000-01 (шалтырату бушлай) телефоны буенча бердәм контакт-үзәге (шалтырату бушлай) эшен дәвам итә, анда үзәк операторлары гражданнарны пенсия белән тәэмин итүгә, инвалидлыкны яки шифаханәләргә юлламаларны рәсмиләштерүгә, бирелгән гаризаның статусын ачыклауга кагылышлы барлык сораулар буенча консультацияләр бирә.
Татарстан Социаль фонды 2023 елда финанс
грамоталылыгын күтәрү буенча 1000 нән артык чара үткәрде
Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.
Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.
«Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар , төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.
Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирә.
Миллионнарча татарстанлылар гыйнвардан Россия Социаль фонды түләүләрен арттырылган күләмдә ала
Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр түләүләрне арттырылган күләмдә алды.
Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә, планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык пенсионерга да кагылды.
Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.
Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер 200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 390 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.
Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.
Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 1,3 млн нан артык баланың ата-анасы ала.
Татарстан Социаль фонды яңа елда бердәм пособиене озайтуга гаризалар алуны дәвам итә
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча бердәм пособие 12 айга билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә бер ай кала да эшләргә мөмкин. 2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта, ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.
Беренче билгеләгәндәге кебек үк, пособиене озайтканда, гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен , Социаль фонд керемнәрне һәм мөлкәтне тикшерәчәк. Күпчелек өчен мондый тикшерү сизелми узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә ачыклаячак. Социаль фонд пособиегә бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар түләүне моңа кадәр пособие килгән гадәти срокларда алачак. Банктагы счётларга акча алдагы ай өчен агымдагы айның 3 нче көнендә керәчәк, почта аша алучылар пособиене - 1 еннән 25енә кадәр алачак.
Бердәм пособиене рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул балаларга һәм йөкле хатын-кызларга моңа кадәр гамәлдә булган берничә түләүне алыштырды. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр түләү алуга хокуклы. Акчаны чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алсын өчен, пособие рәсмиләштерү вакытында гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү тәртибе кулланыла.
Пособиенең күләме дә гаиләнең керемнәренә бәйле. Ул, пособиенең нинди нигездә билгеләнүенә карап, балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.
Әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законнарга үзгәрешләр кертү хакында
01.10.2023 елдан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы 04.08.2023 елның 449-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган аерым нигезләмәләрдән тыш.
Норматив акт белән «әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү» төшенчәсе билгеләнде, мондый объектларны ачыклау тәртибе билгеләнде, федераль органнар, төбәкләр һәм муниципалитетларның вәкаләтләре билгеләнде.
Җыелган зыянны ачыклау бурычы муниципаль һәм төбәк органнарына йөкләнгән, ә аларны тикшерү Росприроднадзорга йөкләнгән.
Һәр объектның кеше сәламәтлегенә йогынтысын бәяләү Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнә, аның нәтиҗәләре буенча беренче чиратта юкка чыгарылырга тиешле иң куркыныч объектлар билгеләнә. Мондый мәгълүматлардан реестр формалаша.
Җыелган зыянны бетерү бурычы территориаль принцип буенча бүленә. Җыелган зыян объекты урнашкан җир участогы кемнең милкендә, ул планның экологик экспертизасын үткәргәннән соң һәм аны бетерү буенча эшләр үткәрә.
Закон смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүне күздә тота, бу бюджет акчаларын рациональ куллануны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Закон элек бәяләнгән объектларны бетерү һәм аларны бетерү буенча башланган чараларны тәмамлауга кадәр җиткерү өчен күчеш положениеләрен үз эченә ала.
Кайбыч районы прокуратурасы, 16.01.2024
Сафина Роза Замир Кызы