ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан  буенча Социаль фонд бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзалады

 

        Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

       Хезмәттәшлек кысаларында министрлык Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле  хезмәтләр турында белешмәләр тапшырачак. Хәзер ата-аналарның  ана капиталын балага(балаларга)  белем бирүгә юнәлтү  турындагы  гаризалары фондка кирәкле документларны  тапшырмыйча гына каралачак.

       "Моңа кадәр Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәркайсы белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган иде, бу билгеле бер кыенлыклар тудырды, чөнки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең барысы да сакланган элемтә каналлары буенча электрон документ әйләнешенә әзер түгел иде. Яңа килешү Социаль фонд тарафыннан ана капиталы акчаларын балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен куллану буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессын гадиләштерә һәм тизләтә. Шул рәвешле, без гаризаларны карау срогын 5 эш көненә кадәр кыскарттык, димәк, карар чыгару һәм ана капиталы акчаларын мөрәҗәгать итүчеләр счетларына  күчерү сроклары да кыскара ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

        Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны ата-аналар, элеккеге кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталындагы  шәхси кабинет аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшыра алалар.

       Сораулар белән 8-800-1-00000-1 телефоны аша  Социаль фондның Татарстан бүлеге контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шалтырату бушлай).

 

 
 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда 1000 якын әти бала карау ялын рәсмиләштергән

 

        Бала карау буенча ялны әниләр  генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый  ял рәсмиләштергән.

        Бала карау буенча ялны рәсмиләштерү өчен ата-анага эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә.

       "Бала карау буенча ял балага 3 яшь тулганчы бирелә. Әмма  айлык пособие бала 1,5 яшькә җиткәнче генә түләнә. Мондый пособиене декретка киткәнче эшләмәгән ата-аналар ала. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40% ын тәшкил итә, ләкин 33,2 мең сумнан артмый, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

        Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертеп исәпләнә.

       Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча ялны баланың әнисе яки әтисе генә түгел, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны да рәсмиләштерә ала.

       Гаиләдә бер елда ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әниләрнең икесе дә китәргә мөмкин.

 


13
октябрь, 2023 ел
җомга

Электрон хезмәт кенәгәсеннән белешмәләрне дистанцион рәвештә алырга мөмкин а Кайбыч районындагы СФР Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) федераль кануннардагы үзгәрешләр нигезендә гражданнар үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында электрон хезмәт кенәгәсе формасында белешмәләр алырга мөмкин. Гражданнар мәгълүматлар белән СФР сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, яки смартфоннар өчен махсус кушымта аша танышырга мөмкин. Электрон документ формасында язу СФР ЭЦП (электрон-цифрлы имза) тарафыннан таныкланган, һәм юридик әһәмияте буенча мондый документ традицион кәгазьгә тигез. Шулай итеп, алынган мәгълүматлар кирәк вакытта мәгълүмат таратуда сакларга, бастырып чыгарырга яки e-mail буенча җибәрергә мөмкин.


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары

 

 

         Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына  түбәндәге социаль ярдәм чараларын күрсәтә:

 

         - чакырылыш (мобилизацияләнү) буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие.

 

        Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчалар балага өч яшь тулганчы,  әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр  түләнә.

 

        - йөклелек  срогы 180 көннән дә ким булмаган  йөкле хатыннарга бер тапкыр 36 278 сум күләмендә  пособие түләнә.

 

          Мобилизацияләнгән  хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы - ул махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ташламалы шартларда билгеләнә торган бердәм пособие. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган  хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме исәпкә алынмый.

 

          Мобилизацияләнгән гражданнарга нуль керем кагыйдәсе дә кагылмый:  ир белән хатынның объектив сәбәпләрсез рәсми хезмәт хаклары булмыйча,  гаилә мохтаҗ дип танылган очракта да пособие билгеләнәчәк. Моңа кадәр  ир йә хатынның кереме булмау сәбәпле пособие билгеләнмәгән булса, гаилә  Россия Социаль фонды бүлегенә түләү билгеләүне сорап  кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

          Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.

 

         Моннан тыш, Татарстан Социаль фонды, хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итүне билгели.

 

         Хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә вафат булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2 815 сум күләмендә пособие билгеләнә.

 

         Сугыш хәрәкәтләре ветеранына ай саен 3 896 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2 125 сум күләмендә түләү билгеләнә ала. Бу ярдәм чарасын алу өчен сугыш хәрәкәтләре ветеранының таныклыгы кирәк.

 

        Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары торак биналарына түләү чыгымнарына бәйле рәвештә компенсация түләүләре алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының 60% тәшкил итә, шул исәптән стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнары.    

 

          Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала.

 

         Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә яки «Ватанны саклаучылар»фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

         Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияне контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (бушлай шалтырату).

 

 

 

 

 

 


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Татарстанда 17 мең күп балалы ана пенсияне пенсия яшенә җиткәнче ала

 

          Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар элеге хокуктан   56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

          Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге  таләпләр үтәлергә тиеш : 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплау, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.

Татарстанлылар аша хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларының санын sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинетларында яки дәүләт хезмәтләре порталында ачыклый алалар


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары: тәэмин итү үзенчәлекләре

 

        Мобилизация буенча хәрби хезмәт узуны төгәлләгән гражданнарга эш бирүче белән хезмәт килешүен кайтканнан соң өч көн эчендә яңартырга кирәк.

        2022 елның октябрендә РФ Хезмәт Кодексында мобилизацияләнгән, хәрби операциядә ирекле яки контракт буенча катнашкан гражданнар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләрен билгеләгән үзгәрешләр үз көченә керде.

        Яңа кагыйдәләр нигезендә:

        1. Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү чорына аларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүенең (димәк, якларның бурычлары да) гамәлдә булуы вакытлыча туктатыла;

        2. Хезмәткәр хезмәттә булганда, эш бирүче аның урынына башка хезмәткәр алырга һәм аның белән вакытлы килешү төзергә хокуклы;

        3. Эш бирүчеләр мобилизацияләнгән хезмәткәр белән килешүне берьяклы тәртиптә  өзә алмый, бу бары тик оешма ликвидацияләнгән,  шәхси эшмәкәр ябылган яисә вакытлы хезмәт шартнамәсенең гамәлдә булу срогы чыккан очракта гына мөмкин.

         «Хезмәт килешүе шартлары граждан эшкә кире кайткан көнне яңартыла, эшкә чыгуы хакында ул җитәкчелеккә өч эш көне алдан хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият тәэмин ителешен алу өчен, мәсәлән, хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр өчен дә кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

           Вакытлыча хезмәткә яраксыз хәлгә килү датасына кеше эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен яңартмаган очракта аның хезмәткә яраксызлыгының электрон кәгазе түләнмәячәк, чөнки ул иминият тәэмин ителешен алу хокукын югалтачак.

           Әгәр сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт 8-800-1-00000-1 телефоны аша Татарстан  Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).

 


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 37 меңнән артык  кешегә булачак пенсияләре күләме турында проактив хәбәрнамә җибәрде

 

        2022 елдан башлап  Социаль фонд  гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары турында  мәгълүмат бирә. Быел мондый хәбәрнамәләрне Татарстан Республикасында яшәүче 36 980 кеше,  Байконур шәһәрендә яшәүче 430 граждан алган инде.

        «Шуны исегезгә төшерәм: Россия Пенсия фондының Байконур шәһәре бүлеге безгә кушулы сәбәпле, 2021 елның 1 октябреннән Байконур шәһәре территориясендә пенсия һәм социаль түләүләрне исәпләү һәм билгеләү буенча барлык вәкаләтләрне Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлегенә тапшырды. Проактив хәбәрнамә тарату нәтиҗәсендә гражданнар иминият стажы, пенсия коэффициентлары саны, шулай ук тупланган шәхси пенсия коэффициентын исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләме турында мәгълүматлар алалар. Әлеге  мәгълүмат белән танышкач, кеше пенсия тупланмаларын формалаштыруга йогынты ясарга, кирәк булса, аларны арттыру буенча чаралар күрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

         Исегезгә төшерәбез, хәбәрнамә хатын-кызга 40 яшь һәм ир-атка 45 яшь тулган көнне гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Алга таба мәгълүматлар өч елга бер тапкыр яңартыла.

         Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмалары булмаган гражданнар пенсияләрен формалаштыру турында мәгълүмат белән Татарстан Социаль фондының  клиентлар кабул итү хезмәтләрендә таныша алалар.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Туплау пенсиясенә өстәмә иминият кертемнәре а Пенсия тупланмаларын формалаштыруны дәүләт уртак финанслау программасына 2014 елның 31 декабренә кадәр керергә мөмкин иде. Әгәр 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә кадәр Сез Программага керүгә гариза биргән булсагыз һәм 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче взнос ясасагыз, Сез Программада катнашучы буласыз. Шәп! Әгәр гражданин 2014 елның 5 ноябреннән 31 декабренә кадәрге чорда программага керү турында гариза биргән булса, пенсиянең теләсә кайсы төрен алучы буларак, алга таба аның тарафыннан тупланма пенсиягә ДСВ суммасы пенсия капиталын арттырачак, әмма дәүләт тарафыннан финансланмаячаклар!


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала

      Россия Социаль фонды 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне ике тапкырга арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәләрне 140 000 артык пенсионер ала.

      2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең  арттырылмаган күләме 7 567, 33 сум тәшкил итә.

      "Сиксән яшькә җиткән пенсионерларның барысының да теркәлгән түләүне арттыру хисабына картлык буенча югары күләмдә пенсия алу хокукы бар.  Гомуми тәртип буенча исәплләнгән иминият пенсиясен алучы  80 яшьтән узган пенсионерлар өчен билгеләнгән түләү күләме ике тапкырга арта һәм 2023 елда 15 134, 66 сум тәшкил итә. Пенсия пенсионерның туган көненнән арттырыла. Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми.  Социаль фонд  80 яше тулган пенсионерның пенсиясен мөстәкыйль рәвештә арттыра  ", - дип аңлатты республика буенча Социаль фонд идарәчесе.

       Мондый өстәмәләр картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучыларның  пенсияләрен арттыру законда каралмаган. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар да әлеге хокуктан файдалана алмый.

       80 яшькә җиткән I төркем инвалидларның да теркәлгән түләүләре ике тапкыр арттырылмый, чөнки алар моңа кадәр үк пенсияләрен арттырылган күләмдә алалар. Закон буенча пенсия бер үк вакытта ике нигез буенча арттырыла алмый.

        Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның нинди пенсия алуларына бәйсез рәвештә үзләрен тәрбияләүче эшкә сәләтле, әмма рәсми рәвештә эшләмәүче кешегә карау буенча түләү рәсмиләштерү хокуклары бар. Карап торучы затка 1200 сум күләмендә түләү ай саен   хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешенең пенсиясе белән бергә күчерелә. Караучы кешегә  хезмәт күрсәткән өчен түләүне пенсионер үзе теләге белән башкара.

        Өлкән яшьтәге пенсионерны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең  клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп бирергә кирәк.

Россия Федерациясе социаль фонды акчаларыннан җирләүгә социаль пособие вакытлыча хезмәткә яраксызлык очракларында һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиеш булмаган үлгән пенсионерларны күмүгә түләнә. Җирләү ир яисә хатын, якын туганнар, башка туганнар, үлгән кешене күмү бурычын үз өстенә алган үлгән затның яисә башка затның законлы вәкиле акчалары исәбеннән башкарылган очракта, аларга җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә бирелә торган хезмәтләрнең күләменә тигез күләмдә күмү өчен социаль пособие түләнә, ул "Күмү һәм күмү эше турында" 1996 елның 12 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы нигезендә, әмма билгеләнгән чик күләменнән артмый.Җирләү эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәттә түләнергә тиешле, шулай ук күмү өчен социаль пособиенең иң чик күләмен индексацияләү 2011 елдан башлап ел саен гамәлгә ашырыла. 2018 елның 1 февраленнән индексация куллану бәяләренең үсеш индексыннан чыгып башкарыла. Хезмәт хакына район коэффициенты билгеләнгән районнарда һәм урыннарда бу чик район коэффициентын кулланып билгеләнә. Мәет җирләүгә социаль пособие, әгәр аңа мөрәҗәгать иткән көннән алып алты айдан да соңга калмыйча түләнә. Мәет җирләүгә социаль пособие түләү ЗАГС органнары биргән үлем турындагы белешмә нигезендә мөрәҗәгать иткән көндә ПФРның территориаль органы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Мәет җирләүгә социаль пособие түләү мөрәҗәгать иткән көнне мөрәҗәгать итүче тарафыннан почта элемтәсе бүлеге аша алу ысулын сайлаганда гамәлгә ашырыла. Мөрәҗәгать итүченең теләге буенча күмүгә социаль пособие түләү аның кредит оешмасында ачылган счетына башкарылырга мөмкин. Бу очракта счетның реквизитлары турында мәгълүмат бирергә кирәк. ВАЖНО! Әгәр дә җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясе җирле үзидарә органнары тарафыннан, җирләүгә социаль пособиенең билгеләнгән чик күләменнән кимрәк күләмдә расланса, расланган хезмәтләр бәясенә тигез сумма түләнә. Кирәкле документлар исемлеге: мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документ күмүгә социаль пособие түләүгә гариза ЗАГС органнары тарафыннан бирелгән пенсионерның үлеме турында белешмә.

мөрәҗәгать итүче пенсионерның үлем көненә эш булмау фактын раслый торган документны (үлгән кешенең хезмәт кенәгәсен, граждан-хокукый характердагы эш башкару турында шартнамәне) тапшырырга хокуклы. Мәет җирләүгә социаль пособие күләме 2023 елда 7 793 сум. 43 тиен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International