ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Коррупциягә каршы тору-прокуратураның өстенлекле бурычы.


2020 елда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә билгеле бер эш башкарылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан бу өлкәдә закон бозуның 70тән артык очрагы ачыкланды.
Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматлар тапшырганда коррупциягә каршы законнарны бозуның шактый булуы ачыкланды.
Кайбер муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларацияләрдә җир кишәрлекләре һәм торак йортлар, транспорт чаралары, банктагы счетлар, шулай ук кайбер керем төрләре күрсәтелмәгән. Прокуратура гаризасы буенча гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Прокурор тыкшынуының мөһим нәтиҗәләре булып коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру тора.
Шулай итеп, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, прокуратура протестлары буенча муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә законнар таләпләренә туры китерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә бер җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең элеккеге директоры үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән, район бюджетына 80 мең сумнан артык зыян китереп, эшчеләргә хезмәт хакы өчен билгеләнгән акчаларны урлавы ачыкланды.
РФ ҖК 286 ст.1 ө. һәм РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 ө. буенча прокурор тикшерүе материаллары, җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара Тикшерү идарәсенә җибәрелде. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.
Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү буенча прокурор реакциясе чараларының бөтен комплексы кабул ителә һәм агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.


Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Үгез елы барыбызга да шатлыклар, куанычлар гына алып килсен!

КАЙБЫЧ РАЙОНЫНДАГЫ ПФР КЛИЕНТЛАРЫ ХЕЗМӘТЕ
ИГЪЛАН ИТӘ:
6 гыйнвар 2021 ел 9дан 14 сәгатькә кадәр  Кайбыч районында ПФР клиент хезмәтендә җирләүгә социаль пособие түләүгә документлар кабул итү һәм йөкләмәләр бирү гамәлгә ашырылачак : Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар ур., 7 йорт (1 нче кабинет))

Телефон: 884370-2-10-74


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстанның 395 меңнән артык баласы бер тапкыр бирелә торган түләү алды

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 395 572 балага бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча күчерде. Түләү Президентның 797 нче Указы нигезендә башкарыла һәм 2020 елның 17 нче декабренә әле сигез яшь тулмаган балалары булган гаиләләргә бирелә.

«Республиканың күпчелек гаиләләре түләүне автомат рәвештә алды, без акчаны Яз һәм җәй айларында 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү турында кабул ителгән карарлар нигезендә рәсмиләштердек һәм күчердек», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, түләү өчен гаризаны ике очракта гына бирергә кирәк:

- әгәр гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән барлыкка килгән булса, ата-аналар элек Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгәннәр;

- әгәр балаларга акча алган әти-әниләрнең банк счеты ябылган булса.

Ике очракта да гариза бирүченең гамәлдәге банк счетын күрсәтеп, гаризаны игътибар белән тутырырга кирәк.

Түләү өчен гаризаны шәхси кабинетта яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә 2021 елның 1 апреленә кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң туган балаларга да, 2021 елның 18 декабреннән 31 мартына кадәр бирергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар бер тапкыр бирелә торган түләү алуга кагылышлы сорауларны электрон сервис аша бирә алалар online.pfrf.ru - балаларга түләү мәсьәләләре буенча гаиләләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм консультация бирү өчен, шулай ук Татарстан Республикасы Пенсия фондының контакт-үзәгенең телефон номеры буенча гаиләләргә махсус җибәрелгән: 8-800-600-0357

Мөһим! 2020 елда түләү алу өчен гаризаны агымдагы атна ахырына кадәр тапшырырга кирәк.

"Мир» картасына күчү Россия Банкы тарафыннан 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, пенсияләрне һәм «Мир» Милли түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү һәм башка социаль түләүләрне 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты.

Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.

Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.

ПФРга счетның яңа реквизитларын РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында «гражданинның Шәхси кабинеты» аша, шулай ук КФҮ яки ПФР территориаль органында гариза биреп, пенсияне электрон рәвештә китерү ысулын сайлау яки аны үзгәртү аша тапшырырга мөмкин.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Янсурино авылында яшәүче Комаровлар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән котлыйбыз. Мондый зур дата белән һәркем мактана алмый! Бүген 55 ел бергә гомер итү, ике матур кешенең зөбәрҗәт туйлары! Сезне чын күңелдән котлыйбыз, матур уртак мизгелләр, шатлык, Илһам, нык сәламәтлек, мавыгулар һәм бик яхшы тәэсирләр телибез! Сезнең мәхәббәт үсеп килүче буын өчен үрнәк булсын!

Татарстанда яшәүче гаиләләр бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүне ала башлады

       Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

        Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге  яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.

       Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

 

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 20 декабрендә 18 сәгатьтән 21 декабрь 18 сәгатькә кадәр

Казан Буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез.

Көндез һәм кич урыны белән бераз кар, юеш кар, бозлавык.

Аерым районнарда томан.

Җил көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә -18..-20, аязган вакытта -23,иртән -13кә кадәр күтәрелгән..-15˚.

Көндез максималь һава температурасы -8..-10˚.

Юлларда бозлавык.

Пенсия фонды балаларга 5әр мең сум акча түләячәк

 

Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.

Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалрга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк.

Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән беренче проактив чара булды.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ruОписание: vk_logo_small_blue , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

Описание: facebook        www.facebook.com/pfrrt,

Описание: 5761ba6c7938615555c037d1        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  Описание: 20150213095025!Одноклассники  www.ok.ru/group/58408636907571

   Описание: Описание: image-27-08-20-10-34https://t.me/PFRTATARbot

Описание: whatsapp-icon-concept_23-2147900930Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


19
декабрь, 2020 ел
шимбә

1 гыйнвардан инвалидлар өчен автотранспорт кую урыны федераль реестр мәгълүматлары буенча эшли башлаячак

 

Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе исегезгә төшерә: быелның икенче яртысыннан “инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр.

“Түләүсез туктап тору урынына рөхсәт алу өчен инвалидларга бу ташламага хокуклары барлыгын дәлилләргә кирәк түгел, тиешле мәгълүмат операторы Россия Пенсия фонды булган федераль реестрдан алына.

Инвалидларның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттырган әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән гамәлгә керде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Хәзер ташламалы туктап тору урыныннан транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына файдаланып була. 1 яки 2 төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3 төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк. Бу исә реестрга кертелгэн инвалид шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә ул утырган такси да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 1 мартына кадәр инвалидлык билгеләүнең вакытлы тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны билгеләү процедурасы авыру кешене медик социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениесе биргән документларга таянып башкарыла

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International