ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2024 ел
шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы гражданның Кайбыч муниципаль районы аша уза торган М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын кышкы канәгатьләнерлек тотмау турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. «Волгадорстрой» ҖЧҖ эшчәнлегендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын регламентташтыручы дәүләт стандартын бозулар ачыкланды, атап әйткәндә, юеш кар һәм Кар валлары булуы ачыкланды. Бу фактлар билгесез төркем кешеләренә күрсәтелгән автомобиль юлы буенча куркынычсыз хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырды. Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча район прокуратурасы тарафыннан «Волгадорстрой» ҖЧҖгә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.34 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган, аны карау нәтиҗәләре буенча Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогының мировой судьясы тарафыннан 200 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Тәкъдимне карау нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар бетерелде, гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.                               


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстанлылар 2024 елда картлык буенча пенсияне проактив рәвештә рәсмиләштерә ала

 

        Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча  дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.      

        

         Иминият пенсиясен мондый форматта билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт стажы һәм булачак пенсиянең күләме турыдан-туры бәйле индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булуы мөһим.       

        

         Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә шәхси счет торышы турында өземтәгә заказ биреп тикшерергә мөмкин.

        

          Мәгүлүматлар тулы булмаган очракта,  стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документлар тапшырып,  шәхси счетка корректировка ясау турында гариза бирергә мөмкин. Әгәр барысы да дөрес булса, пенсия өстәмә документларсыз гына проактив режимда исәпләнә.       


5
март, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанның 46 меңнән артык пенсионеры авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала

 

            Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.

     

           Картлык  буенча иминият  пенсиясенә  «авыл» өстәмәсе  2033,72 сум,  ягъни   быел   8 134,88 сумга җиткән  теркәлгән  түләүнең  25%ын  тәшкил итә,  ә инвалидлык буенча III төркем иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.

 

           Әгәр  пенсионер 80 яшькә җитсә яки I төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Әмма өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033, 72 сум тәшкил итә.

 

            Өстәмә түләү хезмәт стажын шәһәрдә эшләп туплаган, аннары авылга яшәргә күченгән кешеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә аннары инде шәһәргә киткән икән, кире авыл җирлегенә күченеп яшәгән очракта ташлама алу хокукы саклана.

 

_______________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

     

 

 

          «Өстәмә тиешле вазыйфаларда тиешле стажны туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла. Пенсия билгеләгәннән соң эшләүне дәвам итүче авыл пенсионерлары игътибарына:  авыл стажы өчен  өстәмә түләү  эштән туктаган пенсионер  гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына  билгеләнә», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

           «Авыл» стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр  элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә үсемлекчелек, терлекчелек тармакларындагы яисә балык үрчетү өлкәсендәге һөнәр һәм вазифаларда эшләгән  чорлар кертелә.

 

          Һөнәрләр  белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр бар: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да кертелгән.

 

           Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга була (шалтырату бушлай).

 

 
 

 

 

 

 



29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде

 

         Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә  рәсмиләштерелде.

          

         Социаль фонд проактив режимда пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләнү турында мәгълүмат медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша  түләү билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.

   

          Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр билгеләнмәгән булса, инвалидлык бирелгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша,  Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны гражданин үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.

 

          "Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга билгеләнгән түләүләрне кабат исәпли һәм аларга социаль пособиеләр билгели.  Айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы- шундыйлардан. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

 

          Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә.  Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта элек билгеләнгән пенсиягә  автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.

       

           Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга була. (шалтырату бушлай).

 


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре 2023 елда махсус социаль түләү алды

 

        2023 елда Татарстанда  30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

 

         «Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең  категориясенә һәм оешма төренә карап,  түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы  буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          

          Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында   тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне  мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International