ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда  Ана (гаилә) капиталыннан турыдан-туры файлану мәсьәләсен кредит оешмасында ук хәл итеп була.

 

         Россиядә беренче буларак  Россия Федерациясе  Пенсия фонды  Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы  “Ак-барс  Банк” акционерлык җәмгыяте  белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос  күчерергә гариза алу буенча  “Россия Пенсия фондының  Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара  мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр.

         Әлеге килешү кысаларында Татарстандагы гаиләләр арасында аеруча киң татарлган юнәлеш - торак шартларын кредит акчасы хисабына яхшырту күпкә җиңеләйде.

         “Ана (гаилә) капиталын кредит буенча бурычны каплауга мөмкин кадәр тизрәк юнәлтү өчен тиешле гаризаны кредит алган банкта ук язарга була. Ягъни, Пенсия фондына һәм банк учреждениясенә аерым-аерым ике гариза язмыйча, гаилә, кредит рәсмиләштерә торган банкка мөрәҗәгать итеп, берьюлы кредит алуны да рәсмиләштерә, кредитны түләүгә, яисә беренче взносны кертүгә дә гариза яза,”- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

        Әлеге килешү Демография программасы кысаларында Һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга кагылышлы сораулар буенча Россия Федерациясенең  кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 35 номерлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Яраклы торак булмаган очракта, аерылган ата-аналар балалар өчен өстәмә чыгымнар тотып торачак.

2020 елның 6 февралендәге 10-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Гаилә кодексының 86 статьясына «ата-аналарның балаларга өстәмә чыгымнарда катнашуы»дигән үзгәрешләр кертелде.
Килешү булмаганда һәм РФ Гаилә кодексының 86 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән аерым шартлар булганда, ата-аналарның һәркайсы суд тарафыннан әлеге Шартлар белән бәйле өстәмә чыгымнарны тикшерүдә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин.
Элегрәк мондый нигезләрнең гамәлдәге исемлеге тулы түгел, ләкин барлыкка килгән практика нигезендә, баланың сәламәтлеге торышына (балигъ булмаганнарны дәвалау, аны реабилитацияләү) бәйле хәлләргә карата кулланылган иде.
Хәзер закон чыгаручы тарафыннан, шулай ук, даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау да мондый хәл булып тора, дип билгеләнгән.
Закон 2020 елның 17 февралендә үз көченә керде һәм ата-аналарның никахларын өзгән вакытта балаларның торак хокукларын якларга тиеш.

Кайбыч районы прокуроры  кешегә карата җинаять кылуда  гаепләвен хуплады

Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Кайбыч район судында РФ ҖК 105 ст. 1 өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни аңлы рәвештә башка кешегә үлем китерүдә гаепләнүче 46 яшьлек  кешегә карата җинаять эше буенча  гаепләве хупланды.
Эш буенча, 2019 елның ноябрендә Кайбыч районының Ульянково авылында йортында спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, гаепләнүченең танышынын тәненә 28 тапкырдан да ким булмаган  пычак белэн кадаганы ачыклана.
Суд Дәүләт гаепләүченең фикере белән килеште һәм, хөкем ителүченең шәхесе турындагы мәгълүматларны, җәзаны йомшартучы һәм авырайтучы хәлләрне исәпкә алып, катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кергэн.

 Короновирус турындагы нигезләмә нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алу, волонтерлар тарафыннан коммуналь түләүләр башкарыла. Түләү өлкән кеше акчасы хисабына башкарыла. 
 Ялгыз өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны: 8(84370)2-10-93.
Шалтыратуларны кабул итү вакыты: эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

БҮЛЕШҮ: 

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды  хезмәт күрсәтүенең күпчелеген шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

 

         Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус  инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион  рәвештә мөрәҗәгать  итәргә  киңәш итә.

        Дөреслектә  Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен  бүгенге көндә  Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы  Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә  башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.

       Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион  рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында  мәгълумат бар. Ана  капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме  акча калганлыгын күрә ала. 

      Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.

     Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге  дә бар.

     Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.

    “Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

    Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513

Хөрмәтле кулланучылар-юридик затлар!

Татарстан Республикасында коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә, «Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына һәм компания филиалларына визитлардан тыелырга киңәш итә.

Хезмәттәшлек итүнең дистанцион алымнарын кулланырга тәкъдим итәбез.

- Исәп-хисап, электр энергиясе өчен түләү, исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыру, электр куллануны чикләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне кулланучы электр куллану ведомостена күрсәтелгән персональ менеджер телефоны яки 8-800-200-25-26 контакт-үзәгенең бердәм номеры буенча (Татарстан буенча шалтырату бушлай) алырга мөмкин);

- Энергия белән тәэмин итү шартнамәләрен төзүгә заявкаларны компания сайтында юридик затларга/ энергия белән тәэмин итү шартнамәсен электрон рәвештә төзү бүлегендә сылтама буенча бирергә мөмкин https://tatenergosbyt.ru/orgs/contractsorgs/;

- Сорауны яки мөрәҗәгатьне шулай ук «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында юридик затның шәхси кабинеты, электрон документ әйләнеше (ЭДО), яисә электрон почта адресы буенча җибәрергә мөмкин оffice@tatenergosbyt.ru

24 март 2020 елда  Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең урынбасары Елена  Горюнова пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны  кабул  итәчәк. 

      Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.


20
март, 2020 ел
җомга

2020 елның 18 мартында Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Тимофеев В. Г. һәм авыл җирлеге кураторы Әхмәтов Ф. Ш. Иске Тәрбит авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Гуслина Акулина Павловнага һәм Тимофеева Ольга Павловнага медальләр тапшырдылар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата.


13
март, 2020 ел
җомга

Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар,  I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе  нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.

Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында  расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

  •  өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза;
  •  хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы  күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә.
  • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә;
  • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә.
  • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе.
  • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте.
  • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе;
  • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ).

Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.

Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.

«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.

Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.

Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.

 

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый.   

     Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан бөтен республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.
     Әлеге яңалык торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек иткәндә гражданнарның уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.
      Әлеге яңалыкларның гражданнар өчен гадәти булган коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибенә кагылуын истә тотып, министрлык әлеге мәгълүматны халык белән мәгълүмати эш алып бару өчен җибәрә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International