Иске-Тәрбит авыл җирлеге Советы , авыл халкы Владимир Василий улы Федоровның гомере өзелү сәбәпле тирән кайгы кичерә, туганнарының,якыннарының авыр хәсрәтен уртаклаша!
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.
Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.
1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Үзары салым акчасына Иске-Тәрбит авылында Советская, Северная, Казанская, Московская урамнарына пожарный гидрантлар куелды
Янсурин авылында Советская урамында су кертү эшләре тәмамланды. Үзара салым акчасына 600 метр озынлыкта траншея казып труба тартылды.
18 июль көнне Иске -Тәрбит авылына флюорография машинасы киләчәк, килеп флюорография үтәргә чакырабыз!
Янсурин авылында таш юл салу эшләре бара. Бу юл республика программасы буенча 155 м. озынлыгында төзеләчәк.
Республика программасы буенча Иске-Тәрбит авылында-10 лампа, Янсурин авылында-7лампа, Камыллы авылында -3 лампа куелды.
12 июль көнне Иске -Тәрбит авылында Питрау бәйрәмен "Кичке уен" белән үткәрдек.
Иске-Тәрбит авыл җирлеге яфрак җыю буенча куелган планны үтәде. Бу эштә катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!
2019 елның 5 июлендә мирас эшләрен нотариаль алып бару тәртибен гадиләштерүче Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы үз көченә керә. Боерык нигезендә, нотариуслар тикшерүченең тапшыру хокукын теркәү нигезләре турындагы документлардан турыдан-туры соратып алу мөмкинлеген ала. Нотариуска Росреестрдан Кадастр палатасы тарафыннан бирелә торган мәгълүматлар исемлеген киңәйтү гражданнар өчен мирасны рәсмиләштерү процессын сорашырга мөмкинлек бирәчәк.