Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Сентябрьнең беренче көне бераз яңгырлы булса да, кәефләрне ул бер дә бозмады, чөнки бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган Яңа уку елы башлана! Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез!