Очрашу кичэсе.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә –  Очрашу  кичәсе. Иске Тарбит мактабенда бу матур  традиция

елдан-ел дәвам итә. Быел да   мәктәбебезне 1,5,10,15,20, 25, 30  ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Бу көн сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә. Бу көнне алар үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерәләр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очрашалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International