Урманга сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итү һәм Татарстан урманнарында уңайлы санитар-экологик торыш булдыру, шулай ук җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү максатыннан, 2019 елның 8 октябрендә Иске Тәрбит авыл җирлегендә традиция буенча "Урман утырту көне" акциясе узды, анда җирлекнең бюджет оешмалары: Башкарма комитет,мәдәният, мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты.Бирелгән территорияләрдә 100гә якын кечкенә агач утыртылды.