19 сентябрь көнне Югары Ослан районы мәдәният йортында " Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты - 2019 " Республика конкурсының зона этабы булып узды. 100 кешегә кадәр номинациядә Иске Тәрбит МФЦ методисты Тимофеева Л.М. катнашты.Муниципаль этапта җиңүче һәр катнашучыга түбәндәге конкурс биремнәрен үтәргә кирәк иде: үзенең мәдәни - ял итү учреждениесе, клуб оешмалары эшчәнлеге һәм учреждениедә үткәрелә торган чаралар турында презентация. Икенче бирем: фольклор коллективлары һәм мәдәният йортында эшләп килүче башка клубларда катнашучылар катнашында музыкаль номер. Зона этабы нәтиҗәләре республика буенча барлык зоналарны уздырганнан соң билгеле булачак. Җиңүчеләр Казанда узачак республика конкурсына чакырылачак.