23.11.2019 «Әниләр көне» уңаеннан Иске Тәрбит авыл клубында бәйрәм концерты булып узды. Концерт авыл үзешчәннәре көче белән оештырылды. Җыелучылар алдында шулай ук Мәлки һәм Кошкүл авыл клублары методистлары чыгыш ясады. Халык җыелды, бик күңелле булды. Барысы да бик канәгать калдылар.