10 гыйнвар көнне Янсурино авылында авыл клублары, мәдәният йортлары һәм китапханәләре методистлары катнашында "Керәшен йолдызлары" коллективы концерты куйды. Бәйрәм программасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде . Керәшен, татар, рус халкы җырлары яңгырады . Шулай ук керәшен, грузин халык биюләре дә башкарылды. Янсурин авыл клубы методисты Ямщиков Константин Леонидович үзе гитара уйнап җырлар башкарды. Концерттан соң рәхмәтле тамашачылар гармунга биергә калды.