20.01.2020 елда Иске Тәрбит авыл җирлегендә авыл җирлегенең еллык отчет җыелышы булып узды. Җыелышта җирлек халкы, районның төрле оешмалары җитәкчеләре, вәкилләре катнашты. Доклад белән Иске Тәрбит урта мәктәбе директоры Акрымов А. А., Янсурино авылы китапханәчесе Сурнаева В. А. ,Иске Тәрбит авылы фельдшеры Васильева Л. А . , ОП ППС начальнигы Тимофеев С .Г., участок инспекторы Сөнгатов А.И узган елда башкарылган эшләр турында хисап бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Тимофеев В.Г. үзенең отчетын һәм 2020 елга планнарын төгәл һәм аңлаешлы итеп бәян итте.Район прокуроры Сөләйманов А. Р. халык сорауларына җавап бирде Ахырда район башлыгы Рәхмәтуллин А.И. чыгыш ясады, район башлыгы чыгышыннан соң төрле проблемалар буенча фикер алыштылар, халык үзләрен борчыган сорауларын бирде.