Йөзү буенча ярыш!

2020 елның 6 марты, җомга

05 март көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" бассейнында хатын-кызлар арасында 8-Март бәйрәменә багышланган йөзү буенча ел саен үткәрелә торган шәхси-команда турниры булып узды. Ярышларда авыл җирлекләреннән, оешмалардан, предприятиеләрдән һәм учреждениеләрдән, шул исәптән Иске Тәрбит авыл җирлегеннән 15 команда катнашты. Шәхси зачетта 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында-Малюкина Светлана Ивановна 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International