24 июнь 2020 елда Мәскәү вакыты белән 10: 00 сәгатьтә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган хәрби Парад узачак. Бу парадны без 9 Майда Җиңү Көнендә күрергә күнеккән идек, әмма быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә парадны күчерү турында Карар кабул ителде. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 24 июньдә парад һәм артиллерия салюты үткәрү турындагы указга кул куйды.