Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Иске Тәрбит авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
История сельского поселения
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Район тормышы
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Яңалыклар
Документлар
Карарлар
ОППИ
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Карарлар
Гражданнар җыены карарлары.
Пресс-служба
Контактная информация
Докладлар һәм чыгышлар
Обращения граждан
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ
Обратная связь
Авыл җирлекләре
Иске Тәрбит авыл җирлеге
Вак таш җәю!
2020 елның 7 июле, сишәмбе
Иске Тәрбит авылында Островский урамы юлына республика программасы буенча вак таш җәю башланды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
март, 2024 ел
2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды
2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары. Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр: - пенсияләрне билгеләү һәм түләү; - бердәм пособие билгеләү; - ана капиталы чаралары белән эш итү. Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән. Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар. «Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен һәркем үзе сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш, контакт-үзәк операторы көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).
26
март, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча 298 меңнән артык пособие түләгән
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча 298 меңнән артык пособие түләгән 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде. Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә, мәгълүматны тутырганда хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.
22
март, 2024 ел
Татарстанда 2024 елда тәрбиягә бала алган 70тән артык гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алган
Татарстанда 2024 елда тәрбиягә бала алган 70тән артык гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алган Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде. Гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие- балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары өчен каралган ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур. Ярдәм бер тапкыр күрсәтелә торган булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу - 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәркайсына түләнә. Инвалидлыгы булган балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм бертуганнарны уллыкка алган очракта, гаиләгә акча 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә.. _________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
21
март, 2024 ел
2024 елда Татарстанда 7 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатлары буенча хезмәтләрдән фйдаланды
2024 елда Татарстанда 7 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатлары буенча хезмәтләрдән фйдаланды Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән. Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу , шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы , шулай ук бер яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турындагы мәгълүматлар керә. "Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга үзләре белән кәгазь бланк йөртергә һәм күрсәтергә кирәклеген гамәлдән чыгарды", - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була (шалтырату бушлай)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз