Кайбыч районы прокуроры балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышын уздырды
Кичә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А.Р. рәислеге астында Иске Тәрбит авылында җинаятьчелеккә каршы тору буенча координацион эш кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы узды.
Утырышта район хакимияте, мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре, опека һәм попечительлек бүлеге белгече, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча полиция бүлеге начальнигы, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы һәм башка эш төркеме әгъзалары, шулай ук Иске Тәрбит авыл җирлеге һәм «Гөбнә» агрофирмасы»ҖЧҖ җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка субъектларның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук Иске Тәрбит авыл җирлегендә яшәүче конкрет гаиләләр белән профилактик эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды, ата-аналар вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналар тыңланды.
Моннан тыш, утырышта имин булмаган гаиләләр яши торган торак биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында да фикер алыштылар.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча профилактик эшне активлаштыру максатыннан өстәмә чаралар эшләнде. Аларны үтәү өчен җаваплы затлар да билгеләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Прокурор Урынбасары Хафизов Ф. Ф.
89178941910