Иске Тәрбит авыл җирлеге Советының дүртенче чакырышның беренче утырышы.

2020 елның 26 сентябре, шимбә

2020 елның 21 сентябрендә Иске Тәрбит авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылышынын беренче утырышы булды.

2020 елның 13 сентябрендә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булды. 7 округ буенча безнең авыл җирлеге Советында әлеге кандидатлар депутатлар итеп сайландылар һәм билгеләнгән тәртиптә теркәлделәр. Шулай итеп, Иске Тәрбит авыл җирлегенең вәкаләтле органы булдырылды.

Бу беренче утырышта, Устав нигезендә, кадрлар мәсьәләсе буенча җаваплы карарлар кабул ителде.

Иске Тәрбит авыл җирлеге Советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды::

1. Авыл җирлеге башлыгын сайлау турында;

2. Муниципаль район Советына вәкил сайлау турында;

3. Авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау турында;

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы итеп Тимофеев Виталий Григорьевич, аның урынбасары – Никифоров Валерий Юрьевич сайланды.

Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International