2020 елның 4 октябрендә Олы Кайбыч авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды, анда безнең авыл җирлеге дә катнашты, ул һәр көз саен үткәрелә. Сатып алучылар өчен халык әзерләгән авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Биредә сөт, эремчек, корт, камыр ризыклары, төрле яшелчә, җиләк-җимеш,кайнатма, тоз, консервланган яшелчәләр һ.б. сатып алырга мөмкин иде. Балык хуҗалыгыннан китерелгән балыкка да сорау зур булды.