Яшь армиячеләр хәрәкәте РФ оборона министры Сергей Шойгу инициативасы белән яшьләргә патриотик тәрбия бирүне яхшырту максатларында оештырылды. Куелган максат-үсеп килүче буында Россия һәм аның халыклары, геройлары, күренекле галимнәр һәм полководецлары тарихына һәм географиясенә карата кызыксыну уяту. Яшь армия патриотик хәрәкәтне системалаштырырга, шулай ук балаларны хәрби-патриотик тематикага җәлеп итәргә тиеш. Яңа яшьләр хәрби-патриотик оешмасы әгъзасы булып 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь кеше тора ала.
Иске Тәрбит урта мәктәбенең Яшь армиячеләре тулыланды. Кичә яшь армиячеләр сафына 9 укучы керде, һәркайсына значоклар тапшырылды.
Котлау сүзләре белән мәктәп директоры Крымов А.А. һәм физкультура укытучысы Зайцев Ю. М. Бу тантана Иске Тәрбит авылында Бөек Ватан сугышы һәйкәле янында узды.