2021 елнын 21 гыйнвар көнне Иске Тәрбит авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Кичә Иске Тәрбит авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Утырышта катнашучылар алдында Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Тимофеев Виталий Григорьевич авыл җирлегенең 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Халык алдында шулай ук район прокуроры Сөләйманов Р.А., участок инспекторы Сөнгатов И. , Янсурин ФАП медсестрасы Сидорова Н.А.  чыгыш ясадылар.
Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады һәм җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International