Эх, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килдем :
-Исәнме. Туган мәктәбем!
6 февраль көнне Иске Тәрбит мәктәбендә Очрашу кичәсе узды. Быел бәйрәмгә 1991, 1996,2001, 2006, 2011, 2016 нчы ел чыгарышлары чакырылган иде. Мәктәп укучыларын шатланып каршы алды. Бәйрәм җыр- бию белән үрелеп барды.