2022 елның 1 мартыннан хезмәтне саклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы Хезмәт кодексының кайбер нигезләмәләре үз көченә керә.
Мөһим үзгәрешләрнең берсе куркыныч хезмәт шартларына кагыла. Мондый шартларда эшкә тыю кертелә (РФ ТК 214.1 ст. белән тулыландырыла). Эш бирүче мондый эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча куркыныч хезмәт шартлары классына кертелгән очракларда эш урыннарында эшләрне туктатырга тиеш. Эшләрне туктатып тору куркыныч хезмәт шартлары классын билгеләүгә хезмәт иткән нигезләрне бетергәнчегә кадәр башкарыла. Эш урыннарында эшләрне туктаткан вакытта хезмәткәрләргә әлеге Кодексның 216.1 статьясындагы өченче өлешендә билгеләнгән гарантияләр бирелә. Хезмәткәрләр йә эшләмәячәк, алар артыннан уртача хезмәт хакы сакланырга тиеш, йә элеккеге эш буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган хезмәт хакы белән башка эшкә күчә ала.