Кайбыч районында алимент түләүдән качып йөргән 46 яшьлек ир-ат хөкем ителгән.

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Кайбыч районында алимент түләүдән качып йөргән 46 яшьлек ир-ат хөкем ителгән Кайбыч районы прокуратурасы 46 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Судта хөкем ителүченең 12 яшьлек кызы һәм 13 яшьлек улы өчен алимент түләргә тиешлеге ачыкланган. 2021 елның октябреннән 2022 елның февраленә кадәр ул алимент түләүдән качып, балаларга матди ярдәм күрсәтми. Шул ук вакытта ир элек тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Алиментлар буенча гомуми бурыч 50 мең сумнан артып киткән. Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд, дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, аны 4 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән. Кайбыч районы прокуратурасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International