Социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә, мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре исәпкә алынмый

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә, мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре исәпкә алынмый

 

             Татарстан Пенсия фонды Бүлеккчәсе хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмау да мохтаҗлыкны бәяләү  чорында гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

              Исегезгә төшерәбез, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм авырлы хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла.  Җан башына керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган уртача керемле гаиләләр әлеге төр түләүләрне алырга хокуклы. Пособие алу өчен ата-аналардан расланган хезмәт хакы яисә аның юклыгының объектив сәбәпләре күрсәтелгән белешмә сорала, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.

             " Баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган очракта, аның моңа кадәр алган хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар хәзер мохтаҗлык исәпләгәндә исәпкә алынмый. Мобилизацияләнүченең хезмәт хакы булмау сәбәпле  гаиләгә пособие билгеләүне сорап язылган мөрәҗәгать кире кагылган булса, хәзер аның хатыны яңадан пособие сорап Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап чорында керемнәр булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турындагы карар чыгарылмаячак, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.            

               Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыруларны раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга билгеләнә, ярты елдан соң Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк.

 

Россия Пенсия фондының https://es.pfrf.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 600 00-00

 

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

                www.vk.com/pfr_rt,  

                www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

                https://t.me/PFRTATARbot

  • 8-960-088-30-74

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең пресс-службасы (843) 279-25-13,

pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International