Кайбыч районында исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган 48 яшьлек җирле кеше хөкем ителгән

2023 елның 10 марты, җомга

Кайбыч районында исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган 48 яшьлек җирле кеше хөкем ителгән


Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районының Эбалак авылында яшәүче 48 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).
Судта ачыкланганча, 2022 елның 28 сентябрендә гаепләнүче, исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган, үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм яңадан Олы Кайбыч авылы урамында исерек хәлдә үз автомобиле руле артында тоткарланган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җирле үзидарә органнары тарафыннан җинаять – башкару инспекциясе белән килешү буенча билгеләнгән объектларда 170 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителә. Хөкем карары законлы көченә керми.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International