1 декабрьгә кадәр гражданнар пенсия тупланмаларын иминләштерүче белән алмаша ала.

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

1 декабрьгә кадәр гражданнар пенсия тупланмаларын иминләштерүче белән алмаша ала.

Киләсе елда үзләренең пенсия тупламаларын иминиятләштерүчене алыштырырга теләгән гражданнар гаризаны 2023 елның 1 декабренә кадәр бирергә тиеш. Акчаларны Россиянең социаль фонды яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды идарәсенә тапшырырга мөмкин. Пенсия тупланмаларын бер оешма-иминиятчедән икенчесенә күчерү өчен гариза бирергә кирәк: - ОСФР клиент хезмәте аша, - Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша (порталда тулысынча теркәлү таләп ителә, шулай ук көчәйтелгән квалификацияле электрон имза). Почта аша яки курьер белән тапшырылган гаризалар карауга кабул ителми. Бу ХПФ намуссыз агентлары тарафыннан караклык гамәлләрен булдырмау максатыннан эшләнгән. Әгәр гражданин иминиятләштерүче сыйфатында дәүләтнеке булмаган Пенсия фондын сайлый икән, гариза бирү алдыннан аның белән килешү төзергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International