2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты

 

2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә  билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен  стаж исәпләгәндә,  Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән  чорлар,  шулай ук түбәндәге периодлар  гына кертелә:

  • вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты;
  •  чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары;
  • хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала.

Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган  стажга  кертелми. Әлеге  чорлар:

  •  яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү;
  • хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау;
  •  эшсезлек буенча пособие алу периоды.

"Күпме  стаж тупланганын белү  өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар.  Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып ,озак еллар эшләгән өчен   вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары турында өстәмә консультация алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International