Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне алдыннан инвалид бала гаиләсенә бардылар
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Кайбыч районы прокуроры Алмаз Сөләйманов һәм Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Роза Сафина инвалид гаиләсенә бардылар. Очрашу барышында хезмәткәрләр якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм балага ортопедия аяк киеме һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. Сәфәр барышында прокурор балага социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүнең тулылыгын һәм үз вакытында башкарылуын, аның тиешле техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителешен тикшерде. Моннан тыш, инвалид балалар да керә торган социаль яклау төркемнәренә дәүләт ярдәме чаралары турындагы кануннарга аңлатмалар бирелде.