Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрү

2025 елның 25 июле, җомга

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2025 елның 30 июлендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, конференц – зал адресы буенча уздыруны планлаштыра. Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак. 2025 елның 29 июленә кадәр 8 (84370) 2-11-21 телефоны буенча кабул итүгә язылуыгызны сорыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International