Кайбыч районында исерек килеш руль артына утырган 44 яшьлек кеше хөкем ителгән
Кайбыч районы прокуратурасы Морза Бәрлебашта яшәүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Судта 2022 елның 21 гыйнварында хөкем ителүченең исерек хәлдә медицина тикшерүе үтү таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылуы, үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавы һәм янә исерек килеш руль артында тоткарлануы ачыклана. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җинаять – башкарма инспекциясе белән килешү буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган объектларда мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза билгеләде, аның белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа төр пособиеләргә гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала. Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.
Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.
Яна пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент куләмендә пособие билгеләп тә гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.
Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
1 апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре артачак.
Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.
2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү пенсионерның 2021 ел өчен яшәү минимумы күләме 2020 елның шул чорына нисбәтле буларак 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде.
Россия Президентының 2021 елда яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 8,6%ка индексацияләнә.
Татарстанда апрель индексациясе социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы 80 мең артык пенсионерга кагылачак.
Хәрби хезмәткәрләр, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып тора.
Төрле сәбәпләр аркасында җитәрлек хезмәт стажы тупламаган, туендыручысын югалткан, әти-әнисез калган ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнисе билгеле булмаган инвалид балалар да социаль иминият пенсиясе алучылар исәбенә кертелә.
“Инвалидлык буенча социаль пенсия алучы эшләүче пенсионерларның пенсияләре генә индексацияләнәчәк. Рәсми эшләү факты картлык буенча социаль пенсия алучы пенсионерны индексациядән генә түгел, пенсия алудан тулысынча мәхрүм итә, чөнки пенсионерның эшләү чорыннда пенсия түләү тулысынча туктатыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек бирде
Хезмәт кенәгәсе - кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ.
Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.
"Электрон хезмәт кенәгәсенең төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.
Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда бастырып алырга яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).
Баланы уллыкка алганда бер мәртәбә түләнә торган пособие
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.
Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.
Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага 8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум тәшкил итә.
"Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Документларның - уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.
Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннән соң 10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.
Йорт яны участогы чикләре эчендә газ үткәрү , йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган субсидия биру турында.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2002 ел, № 137 карары нигезендә, йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия түбәндәге гаиләләргә бирелә:
Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар өчен, - инвалид баланы, шулай ук - күп балалы гаиләләргә, - керемле гаиләләргә бер кешегә 10 0000 сумнан кимрәк керем; - 10 000,01 сумнан 19 000,0 сумга кадәр керемле гаиләләргә субсидия 60 000 сумга кадәр бирелә. Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә.
Татарстанлылар пенсия күләме турында белешмәне читтән торып сората алалар
Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә.
Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү - ул Пенсия фондының иң еш сорала торган хезмәт күрсәтүләреннән берсе. Бу документны алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына килеп мөрәҗәгать итә. Әмма моның өчен фондка килү мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе һәм расланган исәп язуы булу җитә.
Пенсия төре һәм күләме (детализация белән) һәм билгеләнгән социаль түләүләр турында белешмәне дистанцион рәвештә алу өчен, Россия Пенсия фонды сайтында яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында "Шәхси кабинет"ка керергә кирәк. Белешмә Пенсия фонды төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак.
Гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында раслаган исәп язуы булмаган очракта белешмә алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Пенсия фонды аша башкарылучы түләүләр (пенсияләр күләме, ЕДВ, карау буенча компенсация түләүләре) турында белешмәләр кирәк булган оешмалар кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә ведомствоара электрон хезмәттәшлек каналлары буенча соратып ала", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Гражданнарга халыкны социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга тапшырырга кирәкле белешмәләр алу өчен Пенсия фондынының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Сорауларга җавапларны гражданнар белән хезмәттәшлекнең Бердәм контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).
Иске Тәрбит авылында 6 март көнне Май чабу бәйрәме үтте.
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Күңелдә һәрвакыт җылылык булсын. Янәшәдә, теләсә кайсы хәлдә ярдәм итә алырлык игелекле, ышанычлы кешеләр булсын. Язгы кәеф, якты кояш һәм чәчәкләр күбрәк! Бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларда уңышлар! Йөзендә һәрвакыт елмаю булсын!
Кайбыч районы прокуратурасы суд тәртибендә зыян күрүчене дәвалауга тотылган 50 мең сумнан артык акчаны түләтүне таләп итә .
Кайбыч районы прокуратурасы судка Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә җинаять кылган өчен хөкем ителгән кешене, зыян күрүчене дәвалауга тотылган 59 мең сум күләмендә акча түләттерү турында мөрәҗәгать итте. Дәгъва гаризасы район судының законлы көченә кергән карары нигезендә прокурор тарафыннан тапшырылган, алар 24 яшьлек ир РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 1 өлеше буенча (зат, идарәче автомобиль, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән) хөкем ителгән. Сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан әлеге җинаятьтән зыян күрүчегә «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән, ул иминият медицина ярдәме өчен түләнгән.