1941 елның 22 июне-Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бу көнне Бөек Ватан сугышы (1941-1945) башлана, СССР халыкларының нацист Германиясенә һәм аның союздашларына каршы Азатлык сугышы башлана, ул Икенче бөтендөнья сугышының мөһим һәм хәлиткеч өлеше булып тора (1939-1945).
ХӘТЕР ШӘМЕ "БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕ"
22 июнь 2020
Теләге булган һәркем акциягә кушыла ала, 15-22 июньдә РФ хәтер көне сайтында «Хәтер шәме» кабызырга мөмкин.
Россия Көне белән котлыйбыз!
80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм 1 төркем инвалидларны караган өчен түләү.
Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Тәрбиягә алынган гражданның категориясенә карап, компенсацион яисә айлык түләү билгеләнә.
Хезмәткә яраксыз кешене караган эшләүче гражданнарга компенсацион түләү.
Хезмәткә яраксыз гражданны (1 төркем инвалид - тумыштан 1 төркем инвалидлардан башка - дәвалау учреждениясе күрсәтмәсе буенча чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип табылган яки 80 яшьтән узган өлкәннәр) караган өчен компенсацион түләү билгеләнә. Бу очракта аларның бер гаилә членнары булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәүләре искә алынмый.
Компенсацион түләү аена 1200 сум тәшкил итә. Акча хезмәткә яраксыз гражданның пенсиясенә өстәп түләнә.
Инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучыларга айлык түләү.
Айлык түләү 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучы әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) билгеләнә.
Айлык түләү түбәндәге күләмдә бирелә:
- әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә)- 10000 сум;
- башка затларга 1200 сум.
Компенсацион яисә айлык түләү гражданин тиешле барлык документлар белән хезмәткә яраксыз кешегә пенсия билгеләү һәм түләүче органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма моның өчен гражданнарның бу төр түләүгә хокуклары булу шарт.
Шунысын искәртү урынлы, 1 төркем инваладны, инвалид баланы, яки 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләгән периодның һәр елы өчен пенсион коэффициент 1,8 күләмендә иминият стажына исәпләнә. Бу караучы кешегә иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Компенсацион һәм айлык түләү хезмәткә яраклы эшләүче кешегә хезмәткә яраксыз кешене караган чорда карауга алган һәр гражданин өчен билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына социаль ярдәм алалар.
Компенсацион яисә айлык түләүләр инвалид баланың яисә бала чактан 1 төркем инвалидларның пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысы мөһим! Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә 1 төркем тнвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки компенсация эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.
“Үзмәшгүль” буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсион иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки 1 төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.
Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды Идарәсенә килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы аша хәбхр итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеген туктату турында да Шәхси кабинет шул ук юл белән хәбәр ителә.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Хөрмәтле Виталий Григорьевич!
Туган көнегез белән иң җылы котлауларыбызны кабул итегез!!! Тупланган тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклеге Сезгә яңа үрләргә ирешергә ярдәм итсен!!! Сезгә шатлык, мәхәббәт һәм күңел күтәренкелеге телибез! Уңышлар һәм Илһам сезнең барлык башлангычларыгызда да тугры юлдаш булсын, ә сәламәтлек һәм иминлек – көндәлек тормышыгызда. Көндәлек бурычларны хәл итүдә үҗәтлек һәм сабырлык сезгә!!!
Якынлашып килүче Троица көне белән котлыйбыз!
- Казанда спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр ачыла.
Спорт җиһазлары социаль дистанцияне исәпкә алып куелырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү өчен бассейн зонасында – 5 кв. метрга 1 кеше, йөзү өчен юллар белән җиһазландырылган бассейн зонасында – 10 кв. м. га 1 кеше исәпләнә.
⠀
- Храмнарга, мәчетләргә һәм башка дини корылмаларга бару рөхсәт ителә. Мәйданы 400 кв. метрдан артмаган объектларда 4 кв.метрга 1 кеше, шул исәптән руханилар һәм хезмәткәрләр булырга мөмкин. 400 кв. метрдан артык мәйданлы объектларга бер үк вакытта 100 дән артык кеше йөри ала.
⠀- Мунча һәм саун эшләргә рөхсәт ителә.
- Сәүдә үзәкләре, базарлар, кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм башка күңел ачу оешмалары ябык булып кала
Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 435700 бала түләүләрне алды
Бүген 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 435 700 бала 10 мең сум күләмендә акча алган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Түләүләрнең беренче көнендә үк күчерелгән сумма 4 млд 357 млн. сум тәшкил итә.
Гаиләләрнең күпчелелеге Пенсия фондына Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза белән мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ана үзенең шәхси кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Гаризаны Пенсия фондына барып биргән очракта нәтиҗәне үзләре мөрәҗәгать иткән Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә шалтыратып белергә мөмкин.
Гаризаны кире кагу турында карар чыгарылган очракта ата-анага бу хакта бер эш көне дәвамында хәбәр ителә. Баланың ата-анасы чит илдә яшәгән, яисә алар башка ил гражданины булган очракта гаризаны канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.
Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз гаризаны баланың опекуны бирүе яисә баланың туу турында таныклыгының чит илдә алынуы турында бара.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
«Безнең дөньяда һәр бала ваемсыз балачакка хокуклы. Бүген, балаларны яклау көнендә, без һәр кечкенә кешенең бу дөньяда ялгыз булмавын, һәрвакыт әни куллары җылысын һәм назын тоеп, бәхетле балачакларын мәхәббәт һәм шатлык белән уздыруын телибез".
30 мең татарстанлы электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек бирде.
Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып баруны сайлау хокукыннан бары тик эшләүче гражданнар гына файдалана. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның мәгълүматлар исәбе бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
2020 елның 30 июненә кадәр барлык иминиятләштерүчеләр хезмәткәрләрне хезмәт кенәгәсенең формаларын сайлау мөмкинлеге белән имза куйдырып таныштырырга, ел ахырына кадәр хезмәт кенәгәсенең кайсы формада алып барырга кирәклеге турында гариза алырга тиешләр.
Шунысын искәртү урынлы, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон варианты күпкә уңайлырак, чөнки болай эшләгәндә хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар белән тиз һәм үзенә җайлы вакытта таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен Дәүләт хезмәтләре яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинеттан чыгартып алырга, потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.
Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсе югалмый, анда кенәгәнең кагәзь вариантын тутырганда җибәрелергә мөмкин булган хаталар, төгәлсезлекләргә юл куелмый.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.