ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2020 ел
шимбә

Татарстанда 700  меңңән артык бала  “Путин” акчасын дәгъвалый, шул ук вакытта мошенниклар гариза белән мөрәҗәгать итү өчен дистәләгән  ялган сайтлар ачалар.

 

Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә  3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан

Әлеге төр түләүләргә Федераль бюдңеттан 8,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.

Бүгенгә 3 яше тулмаган 114 мең балага 1 млрд. 117 миллион сум акча түләнгән инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча агымдагы елның 1 июненнән түләнә башлаячак.

Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта  яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Гаризаны электрон варианта тутыруның бернинди авырлыгы да юк, балаларның туу турында таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары (аларны онлайн- банкта карарга мөмкин) гына кирәк. Шунысы мөһим! Гариза дөрес итеп, мәгълүматлар документлар буенча тутырылырга тиеш. Болай эшләү гаризаларны кабул итү һәм акча күчерү эшен тизләтәчәк”,-дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Гаиләләр гариза белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Мошенниклар шуннан файдаланалар, охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, дистәләгән ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен гаризаларны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

Т


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районында яшәүче 53 яшьлек хатын ир-атның сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән


Кайбыч районы прокуратурасы җирле ханымга карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 өлешендәге «з» пунктында (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) каралган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Үрмән бистәсендә үз йортында өйдәше белән исерек килеш сөйләшү барышында ир-атны корсагына пычак белән бәрүе ачыклана. Нәтиҗәдә, зыян күрүчегә сәламәтлеккә авыр зыян китерелгән.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип тулысынча таныган.
Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.


Кайбыч районы прокуратурасы

Прокурор хакимият вәкиленә карата көч куллану факты буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады

Кайбыч районы прокуратурасы җирле 42 яшьлек кешегә карата (ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьче 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә, Кайбыч районының Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата ызгыш-җәнҗал куптарган.
Аның гамәлләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан туктатылды, ул әлеге хокукка каршы гамәлләрне туктатуны таләп итте.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап, аңа уң як щеч өлкәсенең кан сукмагы рәвешендәге тән җәрәхәтләре алып килгән затка бер кул белән бәрелә.
Хәзерге вакытта җинаять эше материаллары, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.
Әлеге җинаять кылган өчен җәзаның иң катгый төре Россия Федерациясе Җинаять Кодексы белән биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән.


Кайбыч районы прокуратурасы


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Июльдән  опекун пенсионерларның  пенсияләрен индексацияләү кабат кайтарыла.

 

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.

1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.

“Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы җирле хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерү турында җинаять эшен судка җибәрде


Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2нче өлешендә каралган (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) җинаять кылуда гаепләнүче 53 яшьлек ханымга карата гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының үрү бистәсендә исерек хәлдә, авылдашы белән кинәт килеп чыккан конфликт вакытында өстәлдән кухня пычак алып, зыян күрүченең корсагына бер бәрелә.
Нәтиҗәдә, зыян күрүчегә корсак стенасының уң як яраланган ярасы рәвешендә тән җәрәхәте китерелгән, ул сәламәтлеккә авыр зыян буларак бәяләнә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Гаепләү карарын имзалаганнан соң, җинаять эше, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.

Кайбыч районы прокуроры
Сөләйманов Алмаз Ренат Улы
С. т. 89047165096


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның маенда алда торган бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

“Татарстан почтасы” Федераль Почта элемтәсе Идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак түбәндәге көннәрдә китерәчәк:

3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең  эш режимында китереләчәк;

9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак;

Калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.

Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.

Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74                  

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

Өч яше тулмаган балаларга тиешле 5 мең сум акча алырга гаризаны күпфункцияле үзәк аша да биреп була.

 

        Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора.

         Исегезгә төшерәбез, кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ана капиталы алуга хокуклары бар, яисә булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү федераль бюджеттан түләнә, ана капиталы күләмен киметми һәм гаиләгә социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмый.

         “Акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет яисә gosuslugi.ru порталында агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

          Исегезгә төшерәбез! Изоляция шартларында дәүләт учрежденияләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылып кую буенча гына алып барыла.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Пенсия фондында гражданнарны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәләр.

 

       Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Кайбыч районы Клиентлар хезмәте хәбәр итә.

     “Пенсия фондына барганчы, 8(84370)2-10-74 телефон номеры буенча Пенсия фонды Кайбыч районы Клиентлар хезмәтенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(84370)2-10-74 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Кайбыч районы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова.

      Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына,  гражданнарның    www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.

     Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның  мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.

     Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!

  

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Тимофеев В.Г., Иске Тәрбит урта мәктәбе директоры Акрымов А. А. күп балалы, аз тәэмин ителгән, аз керемле гаиләләргә азык - төлек пакетлары тараттылар. Бу гаиләләр исеменнән районыбызга рәхмәт белдерәбез!


17
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 ел, 19 март, 208 нче карарын тормышка ашыру чаралары хакында "2020 ел, 6 апрель, 260 нчы карары белән расланган яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасында йөрүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында" 2020 ел, 31 март, 240 нчы карары), түбәндәге үзгәрешләр:
3 пунктны түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:
"Махсуслаштырылган сервиста теркәү шулай ук шәхси кабинет аша да гамәлгә ашырылырга мөмкин, аның янына сайтта күрсәтелә https://covid19.tatarstan.ru" Интернет «мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – Шәхси кабинет).»;
4 пунктны түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә::
"СМС-хәбәрләр аша махсуслаштырылган сервиста теркәлгән гражданнарга күрсәтелгән код шәхси кабинетка керү мөмкинлеге бирә.»;
5 пунктта:
беренче абзац "максат» сүзеннән соң «йә соратып алуны шәхси кабинет аша җибәрә" сүзләрен өстәргә»;
1 пунктка "сүзе өстәргә" /хәрби комиссариат»;
түбәндәге эчтәлекле абзацлар өстәргә:
10) Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә (КФҮ) бару.
Әлеге пунктның 10 пунктчасында күрсәтелгән очракны сайлау бары тик шәхси кабинет аша гына гамәлгә ашырылырга мөмкин.»;
түбәндәге эчтәлекле 9 һәм 10 пунктларын өстәргә::
«9. 2019 яки 2020 елларда һөнәри керемгә салым (алга таба – үзмәшгуль гражданнар) бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә түләгән «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнар үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру максатларында күчәргә рөхсәт алырга хокуклы.
Үзмәшгуль гражданнарга рөхсәт алу өчен махсус сервиста теркәлгән гражданнар тиешле кырларны шәхси кабинетта тутыралар.
Әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән шартларга туры килү-килмәүне раслаганнан соң, мондый үзмәшгуль гражданнарга түбәндәге очракларның берсен сайлап алу юлы белән хәрәкәт итүнең өстәмә максатлары ачык:
1) курьерлар китерү;
2) җитештерү бинасына бару;
3) материаллар һәм чимал сатып алу;
4) җиңел таксида йөртүче буларак хезмәт күрсәтү.
10. Махсуслаштырылган сервис эшчәнлеге Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының цифрлы үсеше министрлыгы тарафыннан тәэмин ителә.».
2. Әлеге карар үз көченә кергән көннән үз көченә керә дип билгеләргә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International