Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән. Шулай:
2 НОЯБРЬДӘ әти-әниләргә киләчәк түләүләр :
- туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшенә кадәрге түләү;
- 1,5 яшенә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие.
5 НОЯБРЬДӘ —
- ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү.
8 НОЯБРЬДӘ —
- 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга пособие
Бик мөһим! Түләүләр " МИР " картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.
Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. Аны үзеңнең почта бүлекчәңдә ачыкларга мөмкин.
Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00тән 17.00га кадәр, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: алдакчылардан сакланыгыз!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар.
Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз!
"Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Чит илдә яшәүче Татарстан пенсионерлары дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия түләүне озайта ала
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта, биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга мөмкин. Бердәнбер шарт - Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган.
“Бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә бәйсез рәвештә түләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
Видеокомментарий Управляющего: https://disk.yandex.ru/i/6Rh0AVACiRnllg
Россиядә 2024 ел президент тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Балалы гаиләләргә һәм өстәмәне планлаштыручы гаиләләргә ярдәм итү өчен «Демография» милли проекты гамәлгә ашырыла һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә комплекслы ярдәм системасы эшли.
Татарстанда 2024 ел башыннан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене Татарстанның 20 242 гаиләсе алды, моңа 502 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә.
Түләү күләме 24 604 сум тәшкил итә һәм гаилә кеременә бәйле түгел. Түләү һәр яңа туган балага билгеләнә. Пособие алу өчен эшләүче ата-ана үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр гаиләнең бер әгъзасы да эшләмәсә, гаризаны Татарстан буенча СФРГА, МФЦга яки дәүләт хезмәтләре аша бирергә мөмкин.
Акчаны опекуннар, тәрбиягә алган ата-аналар һәм уллыкка алучылар да алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны +7(800)100-00-01 телефоны аша алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, пособиеләр йөкле хатыннарга билгеләнә, һәм бүгенге көндә булачак өч мең ана шундый түләүләр алган.
Шулай ук балалы гаиләләр «гаилә ипотекасы»
Татарстан Социаль фонды бүлеге яңа туган 10 мең балага СНИЛСны проактив форматта рәсмиләштергән
2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.
Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.
"Яшел карточка" рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына “шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә” рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый ала”, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетелү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк.
Хәбәрнамәне электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүмат алу өчен расланган хисап язмасы булу мөһим. Ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаган очракта, документны Татарстан Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать барышында алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты һәм бала туу турында таныклык кирәк булачак.
Әгәр сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, һәрвакыт консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз
Татарстанда ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне 8 меңгә якын бала ала
Татарстанда 3 яше тулмаган 7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.
Түләү җан башына айлык керем яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма, ата-аналарның мәшгульлеге яки мөлкәте исәпкә алынмыйча, аена бер кешегә 26 270 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республикада яшәүчеләр өчен ул - 12 741 сум.
"Быелдан башлап түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү һәм айлык пособиене бала туган айдан башлап алу вакыты озайтылды. Айлык түләүне билгеләү турында гариза бала туган айдан соң алты ай эчендә бирелгән очракта пособие бала туган көннән билгеләнә. Гариза алты ай узганнан соң тапшырылса, айлык түләү мөрәҗәгать иткән айдан бирелә башлый, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алу турында гаризаны СФР сайтында, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Гариза тапшырганда, документлар бирергә кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә барлык кирәкле мәгълүматларны соратып алачаклар.
Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язган гаризаны пособие билгеләнгән периодның соңгы аенда бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен исәпләнә һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Айның бишенче көне ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, акча бер көнгә иртәрәк, соңгы эш көнендә күчерелә.
8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә шалтыратып, ана капиталы акчаларыннан файдалану буенча өстәмә консультация алырга мөмкин.
2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге проактив режимда инвалидлык буенча 5 мең пенсия билгеләде
Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.
Социаль фонд бүлеге пенсия билгеләү турындагы карарны инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә кабул итә. Бүлек белгечләре шулай ук ай саен бирелә торган акчалата түләүне дә (ЕДВ) проактив форматта рәсмиләштерәләр. Пенсия алучы кешегә инвалидлык бирелгән очракта, билгеләнгән түләүгә автомат рәвештә айлык акчалата түләү рәсмиләштерелә.
«Инвалидлык буенча социаль һәм иминият пенсияләре Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан 5 эш көне эчендә билгеләнә. Пенсия билгеләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә, кешенең шәхси кабинеты булмаган очракта, мәгълүмат почта аша җибәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр гражданин Татарстан Социаль фонды бүлеге линиясе буенча нинди дә булса түләүләр ала икән, инвалидлык буенча пенсия дә шул ысул белән китереләчәк. Моңа кадәр түләүләр алмаучыларга, дәүләт хезмәтләре порталында яисә Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, пенсия алу ысулын сайларга кирәк булачак.
Сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Татарстан Социаль фонды бүлегенең бердәм Контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз.
Эш режимы 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.
2024 ел башыннан Татарстанда яшәүче 680 кеше наемны субсидияләү программасы ярдәмендә эшле булды
2024 ел башыннан республикада яшәүче 680 кеше наймны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылды. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алды. Россия Социаль фонды бүлеге эшкә урнаштырылган һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирде.
Финанс эшчәнлекләре 2023 елга кадәр теркәлгән, салымнар һәм штрафлар, хезмәткәрләргә түләү буенча бурычлары булмаган юридик затлар, коммерциячел булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр наймны субсидияләү программасы буенча финанс ярдәме алу хокукына ия.
Компенсация алу өчен компания "Россиядә эш" порталы аша булган вакансияләр буенча белгечләр сайлап алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуннан соң Россия Социаль фонды сайтының иминиятләштерү кабинетында гариза бирергә кирәк. Ун көн дәвамында фондның Татарстан бүлеге оешманы һәм яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын тикшерә, шуннан соң субсидиянең беренче өлешен күчерә.
Социаль фондның төбәк бүлегеннән субсидия хезмәткә түләүнең минималь күләме суммасы (2024 елда - 19 242 сум), аннан түләнә торган пенсия взносларына, медицина иминләштерүенә, хастаханә һәм декрет ялы чыгымнарына күчерелгән суммаларны үз эченә ала. Эш бирүче субсидияне өч тапкыр ала. Беренче түләү дәгъвачы эшкә кабул ителгәннән соң бер ай узгач, икенчесе - өч айдан, өченчесе - ярты елдан соң күчерелә. Бер хезмәткәргә уртача компенсация 75 мең сумнан артып китә.
"Наймны субсидияләү программасы Россиядә 2021 елда эшли башлады. Башта ул 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм эшсезләрне эшкә урнаштырган өчен акча
бүлеп бирүне күздә тоткан. Аннары проект киңәйтелде, 30 яшькә кадәрге яшьләрне, шулай ук Луганск һәм Донецк Республикасы, Херсонск һәм Запорожск өлкәләре һәм Украинадан кайткан качакларны да колачлады. 2023 елдан башлап әлеге программадан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм инвалидлыгы булган кешеләр дә файдалана ала», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле төбәк бүлеге тарафыннан Татарстанның 367 эш бирүчесенә 2 133 хезмәткәр өчен 100,7 миллион сум субсидия җибәрелгән. Эш бирүчеләрне субсидияләү 2024 ел ахырына кадәр озайтылды.
Субсидияләү мәсьәләләре буенча консультацияне иминиятләштерүчеләр өчен төбәк контакт-үзәгенең 8 (843) 279-27-66 телефоны буенча алырга мөмкин. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә да таныша аласыз.
Татарстанда производствода зыян күргән 25 кеше Россия Социаль фондының төбәк бүлегеннән яңа Lada Granta автомобильләре алды.
2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Татарстан Социаль фонд бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү - хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре ул.
Транспорт чарасын алуның төп шарты - гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдимнәрендә һәм зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасында билгеле бер модификациядәге машина йөртергә ярамаган күрсәтмәләре булмау.
«Автомобильләр аны алучыларның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус җайлаштырылган һәм җиһазландырылган. Мондый дәүләт ярдәме белән зыян күрүчеләрнең күбесе актив яшәү рәвеше алып бара, күпләр һөнәри эшчәнлеккә кире кайта», -дип сөйләде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә һәм машина алучының милке итеп рәсмиләштерелә. Социаль фондның Татарстан бүлеге квартал саен агымдагы ремонт һәм ягулык-майлау материаллары чыгымнарын кайтара, шулай ук транспорттан файдалану чорында бер тапкыр үткәрергә мөмкин булган капиталь ремонт ясау чыгымнарын компенсацияли. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү - производствода зыян күрүчеләрне социаль һәм һөнәри өлкәдә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.
Әгәр сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.
Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак.
Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь артым өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының(ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.
Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә стандарт график буенча күчереләчәк.
«2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак. Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак. Бу- эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу- пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә- 17,4 мең сумга билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Социаль һәм пенсия тәэминаты мәсьәләләренә кагылышлы сораулар туган очракта 8 800 100 0001 телефоны аша (шалтырату бушлай) Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.
Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.