2024 елда Татарстанда 7 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатлары буенча хезмәтләрдән фйдаланды
Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.
Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу , шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.
Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы , шулай ук бер яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турындагы мәгълүматлар керә.
"Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга үзләре белән кәгазь бланк йөртергә һәм күрсәтергә кирәклеген гамәлдән чыгарды", - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була (шалтырату бушлай)
Социаль фондның Татарстан бүлеге 2024 елда балалары булган 42,5 мең гаиләгә бердәм пособие билгеләде
2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса (Татарстанда бу - 12 741 сум), бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә. Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга тиеш.
Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк.
Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы 12 741,00 сум тәшкил итә.
«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була: (шалтырату бушлай).
_______________________________________________________________________________
Татарстанда 2000 нән артык гаилә торак шартларын ана капиталы хисабына яхшырткан
Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.
Шуларның 231е ана капиталын торакны кредит акчаларын җәлеп итмичә генә сатып алуга файдаланган, 1995 гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Мондый гаиләләрнең гаризалары буенча Социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд. сум акча күчергән.
«Республикада ана капиталын файдалану буенча иң популяр юнәлешләрнең берсе - торак шартларын яхшырту, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 300 меңнән артык гаилә файдаланган. Ана капиталы алган гаиләләр кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә алалар. Шулай ук йортны кредит алмыйча, ана капиталы акчасына гына төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан башлап ата-аналар блокланган төзелеш йортларын- мәсәлән, таунхауслар - берничә гаиләгә каралган торакны яисә дуплексларны - ике гаиләгә бүленгән йортны реконструкцияләүгә һәм төзүгә акча юнәлдерә алалар”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Ипотека буенча төп бурычны яки беренче кертемне каплау искәрмә булып тора. Бу очракта бала тугач яки уллыкка алынгач ук акчаларны торак сатып алу өчен кулланырга була.
Ана капиталы акчасын файдалану турындагы гаризаны Социаль фондка Дәүләт хезмәте порталы аша яисә кредит учреждениесендә кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта җибәрергә мөмкин. Моның өчен Социаль фонд республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була: (шалтырату бушлай).
Кайбыч районы прокуратурасы гражданның Кайбыч муниципаль районы аша уза торган М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын кышкы канәгатьләнерлек тотмау турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. «Волгадорстрой» ҖЧҖ эшчәнлегендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын регламентташтыручы дәүләт стандартын бозулар ачыкланды, атап әйткәндә, юеш кар һәм Кар валлары булуы ачыкланды. Бу фактлар билгесез төркем кешеләренә күрсәтелгән автомобиль юлы буенча куркынычсыз хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырды. Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча район прокуратурасы тарафыннан «Волгадорстрой» ҖЧҖгә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.34 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган, аны карау нәтиҗәләре буенча Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогының мировой судьясы тарафыннан 200 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Тәкъдимне карау нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар бетерелде, гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Татарстанлылар 2024 елда картлык буенча пенсияне проактив рәвештә рәсмиләштерә ала
Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.
Иминият пенсиясен мондый форматта билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт стажы һәм булачак пенсиянең күләме турыдан-туры бәйле индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булуы мөһим.
Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә шәхси счет торышы турында өземтәгә заказ биреп тикшерергә мөмкин.
Мәгүлүматлар тулы булмаган очракта, стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документлар тапшырып, шәхси счетка корректировка ясау турында гариза бирергә мөмкин. Әгәр барысы да дөрес булса, пенсия өстәмә документларсыз гына проактив режимда исәпләнә.
Татарстанның 46 меңнән артык пенсионеры авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала
Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.
Картлык буенча иминият пенсиясенә «авыл» өстәмәсе 2033,72 сум, ягъни быел 8 134,88 сумга җиткән теркәлгән түләүнең 25%ын тәшкил итә, ә инвалидлык буенча III төркем иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.
Әгәр пенсионер 80 яшькә җитсә яки I төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Әмма өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033, 72 сум тәшкил итә.
Өстәмә түләү хезмәт стажын шәһәрдә эшләп туплаган, аннары авылга яшәргә күченгән кешеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә аннары инде шәһәргә киткән икән, кире авыл җирлегенә күченеп яшәгән очракта ташлама алу хокукы саклана.
_______________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru


«Өстәмә тиешле вазыйфаларда тиешле стажны туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла. Пенсия билгеләгәннән соң эшләүне дәвам итүче авыл пенсионерлары игътибарына: авыл стажы өчен өстәмә түләү эштән туктаган пенсионер гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына билгеләнә», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«Авыл» стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә үсемлекчелек, терлекчелек тармакларындагы яисә балык үрчетү өлкәсендәге һөнәр һәм вазифаларда эшләгән чорлар кертелә.
Һөнәрләр белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр бар: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да кертелгән.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була (шалтырату бушлай).