Бүген, 2019 елның 26 октябрендә Янсурино авылында яшәүче егетебез Тараканов Дмитрий Петровичны армиягә озаттылар. Аңа хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм хезмәт итеп кайтуын телибез!
Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Призывник көне - безнең район өчен традицион бәйрәм. Бу көнне булачак солдатлар район Башлыгы Рәхмәтуллин А. и., Апас һәм Кайбыч районы хәрби комиссары Паймурзина И. и., Юнармия штабының җирле бүлекчәсе начальнигы Хөснетдинов И. В. исеменнән котлау сүзләре алалар. Быел ул 19 октябрьдә район мәдәният йортында узды, анда булачак призывниклар һәм аларның әти-әниләре җыелды.
2019 нчы елның 19 нчы октябрендә Кайбыч районында "Татарча диктант"дип аталган белем бирү акциясе узачак. Теләгән һәркем бу акциядә катнаша ала! Безнең җирлектә бу чара мәктәптә узачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.
Гаиләләр ана капиталыннан айлык түләүне сорап активрак мөрәҗәгать итә башладылар.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.
Ай саен бирелә торган акчалата түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.
Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.
2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
Халык традициясендә бу көн көзнең кыш белән очрашуын билгеләп үтә. Кичке утырулар һәм Көзге туй сезоны башлану белән бәйле. Бәйрәмнең исеме халык этимологиясен беренче кар белән бәйли, ул җирне «каплый», ул кышкы салкыннарның якынлыгын күрсәтә. Бу көннән башлап Россия көньягында һәм Украинада өйләрдә яга башлыйлар, терлекләрне күбрәк көтүлеккә куып чыгармыйлар, барлык кыр һәм бакча эшләрен тәмамлыйлар.
15 октябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Идел буе Цеолиты «Сәүдә Йорты» җәмгыяте генераль директоры партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә. Кабул итү вакыты: 10: 00.
Адрес: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт.
Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә 2-16-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Урманга сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итү һәм Татарстан урманнарында уңайлы санитар-экологик торыш булдыру, шулай ук җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү максатыннан, 2019 елның 8 октябрендә Иске Тәрбит авыл җирлегендә традиция буенча "Урман утырту көне" акциясе узды, анда җирлекнең бюджет оешмалары: Башкарма комитет,мәдәният, мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты.Бирелгән территорияләрдә 100гә якын кечкенә агач утыртылды.
Янсуринское авылы пенсионерлары Өлкәннәр көне уңаеннан 4 октябрь көнне Янсурин күп функцияле үзәгендә җыелдылар. Шулай ук чәй табыны, котлаулар булды, үзләре яраткан җырларын башкардылар, биеделәр.
2019 елның 7 октябрендә"Салават күпере" сәламәтләндерү-спорт комплексында өлкән яшьтәге кешеләр өчен пенсионерлар декадасына багышланган Спартакиада булып узды. Шул исәптән безнең җирлектән дә пенсионерлар катнашты, алар анда ярыш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында 9 урынны яуладылар.